Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы Сабан туе программасы

    10 сәгать - Ат чабышы. 11 сәгать - Ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү. 12.30 сәгать - Районыбызның сәхнә осталары чыгышы. 12.30 сәгать - Волейбол, армспорт, капчык белән сугыш, йөгерү ярышлары. 13.30 сәгать - Турникта күтәрелү, гер ыргыту ярышлары. 14 сәгать - Таяк...

    10 сәгать - Ат чабышы.
    11 сәгать - Ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.
    12.30 сәгать - Районыбызның сәхнә осталары чыгышы.
    12.30 сәгать - Волейбол, армспорт, капчык белән сугыш, йөгерү ярышлары.
    13.30 сәгать - Турникта күтәрелү, гер ыргыту ярышлары.
    14 сәгать - Таяк тартышу, гер күтәрү, кашыкка йомырка салып, капчык белән йөгерү.
    14.30 сәгать - Милли көрәш бәйгесе.
    15 сәгать - Көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу, күзне бәйләп чүлмәк вату.
    17 сәгать - Көрәшнең финал өлеше. Сабан туе батырларын бүләкләү.
    17. 30 сәгать - Баганага менү.
    18 сәгать - Сабан туен ябу тантанасы.
    Мәйданда балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары, күчмә кафелар эшли.
    5 июнь көнне район Мәдәният сарае яныннан һәм "кирпичка"дан Сабан туе мәйданына 9-11 һәм 13-16 сәгатьләрдә ярты сәгать интервал белән маршрут автобуслары йөри. Билет бәясе - 15 сум.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: