Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы сайлаучыларын 22 майда праймеризга көтеп калалар

Рәсәйдә зур сәяси кампания башланды. 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия"дән катнашачак кандидатларны бөтен төбәкләрдә җирле халык үзе 22 майда тавыш биреп билгели. Бу якынча тавыш бирү йә праймериз дип атала. 22 майда узачак тавыш бирү тәртибе турында сөйләвен үтенеп, "Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты...

Рәсәйдә зур сәяси кампания башланды. 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия"дән катнашачак кандидатларны бөтен төбәкләрдә җирле халык үзе 22 майда тавыш биреп билгели. Бу якынча тавыш бирү йә праймериз дип атала.
22 майда узачак тавыш бирү тәртибе турында сөйләвен үтенеп, "Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл УСМАНОВАга мөрәҗәгать иттек.
- Быел 18 сентябрьдәузачак Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан якынча тавыш бирүне үткәрү тәртибе турында яңа положение кабул ителде. Нәтиҗәдә, илнең һәр гражданины йә депутатлыкка кандидат, йә тавыш бирүче булып праймеризда катнаша ала. Ә элек праймеризда "Бердәм Россия" әгъзалары гына катнаша иде. Гади генә итеп әйткәндә, без 22 май көнне барлык сайлаучылардан "Бердәм Россия"дән кемне депутатлыкка кандидат итеп күрергә телисез дип сораячакбыз. Татарстанда 69 кандидат теркәлде. Алар арасында студентлар, пенсионерлар, эшмәкәрләр, хәзерге Дәүләт Думасы депутатлары да бар. Кандидатлар бу көннәрдә Татарстан сайлаучылары белән очрашулар үткәрәләр, бәхәсләшәләр, тәкъдим-фикерләрен җиткерәләр. Безнең районда да кандидат Әлфия Когогина белән очрашу көтелә.
22 майда үтәчәк праймеризда тагын нинди яңалык көтелә?
Башка сайлаулардан аермалы буларак, бу көнне Әгерҗе районында берләштерелгән 10 сайлау участогы эшләячәк. Шуның өчесе - Әгерҗедә. Сайлаучыларны әлеге участокларда иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр көтәләр.
ӘГЕРҖЕДӘ - ӨЧ УЧАСТОК
370нче участок - район Мәдәният сарае. Бу участокка башка сайлауларда 458, 463-464 (2нче мәктәп), 465 (электр челтәре), 466нчы (үзәк китапханә) участокларда тавыш биргән сайлаучылар да килә.
371нче участок - 3нче мәктәп. Бирегә элек 459 (мәгариф идарәсе), 460 (4нче мәктәп), 461 (стадион), 462 (Пенсия фонды идарәсе), 467 (3нче мәктәп), 468нче (балалар поликникасы) участокларда тавыш бирүчеләр катнаша.
372нче участок - "Яшьлек" тулай торагы. Бу көнне бирегә элек 469 ("Яшьлек" тулай торагы), 470 (райпо), 471 (3нче бакча), 472нче (АЗСМ) участокларда тавыш биргән сайлаучылар килә.
АВЫЛЛАРДА - ҖИДЕ УЧАСТОК
373нче Иж-Бубый участогы - Мәдәният йорты. Биредә Иж-Бубый, Иж-Бәйки, Биектау, Кодаш җирлекләре сайлаучылары тавыш бирә.
374нче Тирсә участогы - спорт залы. Тирсә, Яңа Акхуҗа, Сарсак-Омга, Тәбәрле, Сокман сайлаучылары бирегә килеп тавыш бирәчәкләр.
375нче Көчек участогы- Мәдәният йорты. Яңавыл, Көчек, Вәркләд-Бодья, Кырынды, Кичкетаң сайлаучыларын көтәләр.
376нчы Иске Чекалда участогы - авыл җирлеге Советы бинасы. Бирегә Шаршады, Кадрәк, Иске Чекалда, Азево, Кам.Ключ сайлаучылары килә.
377нче Салагыш участогы - Мәдәният йорты. Ямурза, Уразай, Салагыштан сайлаучылар килә.
378нче Красный бор участогы - авыл җирлеге бинасы. Монда Күләгәш, Красный бор сайлаучылары тавыш бирә.
379нчы Исәнбай участогы - Мәдәният йорты. Биредә Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк, Үтәгән, Нарат, Девәтернә, Пеләмеш, Бима сайлаучылары булачак.
ТАВЫШ БИРҮ НИЧЕК УЗАЧАК
Сайлаучыларга рус һәм татар телендә язылган бюллетень бирелә. Аны яшерен тавыш бирү кабинасында тутырасыз. Бюллетеньдәге барлык кандидатлар өчен дә, арадан сайлап кына да тавыш бирә аласыз. Бу тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатлар исемлеге төзелә. Ә алар арасыннан иң күп тавыш җыйганнары "Бердәм Россия"дән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар булачаклар. 18 сентябрьдә узачак сайлауларда сез әлеге кандидатлардан иң лаеклыларын сайлаячаксыз.
Мин Әгерҗе районы сайлаучылары 22 майда праймеризда актив катнашырлар һәм иң лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирерләр дип ышанам. Чөнки нәкъ менә сез сайлаган кеше Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртачак. Ә ул кандидат шундый булсын, сайлаудан соң биш ел дәвамында Думада республикабыз мәсьәләләрен хәл итүдә активлык күрсәтсен.
Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев