Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе сәхнә осталары Пермь сабан туен гөрләтте

    Пермь шәһәренең "Локомотив" стадионында Сабантуй бәйрәме узды. Анда Татарстанны Әгерҗе районы делегациясе тәкъдим итте. Бәйрәмгә Пермь краеның барлык районнарыннан татарлар җыелды. Башкортостаннан да вәкилләр бар иде. Мәйданга меңгә якын кунак килде. Әгерҗедән 25 кешелек делегация район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә барды. - Яхшы мөнәсәбәтләр нигезендә дуслык, теләктәшлек, тынычлык ята. Мондый...

    Пермь шәһәренең "Локомотив" стадионында Сабантуй бәйрәме узды. Анда Татарстанны Әгерҗе районы делегациясе тәкъдим итте.

    Бәйрәмгә Пермь краеның барлык районнарыннан татарлар җыелды. Башкортостаннан да вәкилләр бар иде. Мәйданга меңгә якын кунак килде. Әгерҗедән 25 кешелек делегация район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә барды.

    - Яхшы мөнәсәбәтләр нигезендә дуслык, теләктәшлек, тынычлык ята. Мондый очрашулар илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларны тагын да берләштерә. Без дуслык белән көчле, - диде Валерий Макаров. Ул бәйрәм хуҗаларына бүләкләр, грамоталар тапшырды.

    Бәйрәм программасы бик бай итеп әзерләнгән иде. Мәйданның бер өлешендә милли көрәш кызды, өч сәхнәдә иҗади коллектив һәм сәнгать осталары чыгышлары гөрләде. Иң яхшы биюче, җырчы, музыкант, милли костюм, "Озын толым" бәйгеләре оештырылды. Бәйрәм кунаклары шулай ук гер спорты, төрле халык уеннары шаһитлары булдылар. Кемдер үзен капчык киеп һәм кашыкка йомырка алып йөгерүдә, капчык сугышында сынады. Шунда ук шашлык, пылау пеште, милли ризыклар да мулдан әзерләнгән иде. Бәйрәм истәлеге итеп төрле сувенир алучылар да күп булды.

    Бәйрәмдә милли диаспора артистлары да чыгыш ясады. Әгерҗе районы сәхнә осталарының чыгышларын да бик яратып кабул иттеләр пермьлеләр. "Академия детства" бию коллективының татар, рус милли биюләрен дә, заманча чыгышларын да көчле алкышларга күмделәр. Ләйсән Тимуршина, Марс Гатауллин, Баязит Ахунов, Илсур Сабирҗанов, Марсилә Муллахмәтова, Елена Скворцова җырлаганда тамашачылар үзләре дә рәхәтләнеп биеделәр. "Көмеш телле гармун" халык ансамбленең дәртле көйләре дә халыкны битараф калдырмады. Әгерҗелеләрдән тыш, Татарстан делегациясе составында Динара Фәхриева да бар иде. Аның чыгышын да яратып кабул иттеләр Сабантуй кунаклары.

    - Бәйрәмдә үзебезне дә күрсәттек, сезнең осталыкны да карадык. Ачык йөзегез,тәмле телегез өчен рәхмәт. Кунакта рәхәт булса да, өйдә яхшырак, - дип саубуллаштык без Пермь татарлары белән.

    Любовь МИХАЙЛОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: