Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы шоферлары игътибарына: штраф буенча ташламаларга менә кемнәр ия

    2016 ел шоферлар өчен яңалыкларга бай булачак. Әлеге яңалыкларның берсе штрафны ташламалы шартларда түләүгә бәйле. Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек. - 1 январьдан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүгә кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә керде. Төгәлрәк әйткәндә, әгәр дә машина хуҗалары штрафларын 20 көн...

    2016 ел шоферлар өчен яңалыкларга бай булачак. Әлеге яңалыкларның берсе штрафны ташламалы шартларда түләүгә бәйле. Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек.

    - 1 январьдан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүгә кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә керде. Төгәлрәк әйткәндә, әгәр дә машина хуҗалары штрафларын 20 көн эчендә түләргә җитешә икән, аларга 50 процентлы ташлама каралган хәзер. Тик бу барлык тәртип бозуларга да кагылмый.

    Әйтик, автомобильне исерек хәлдә идарә иткән йә исерткеч эчемлек кулланганмы-юкмы икәнлеккә тикшеренү узудан баш тарткан шоферларга штрафны тулы күләмдә түләргә туры киләчәк. Юл кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кешегә зыян килгән очракта да ташлама каралмый.

    Түбәндәге кагыйдәләрне икенче кат бозучылар да штрафны тулысынча түли: тиешле тизлектән 40 км/сәгатькә арттыручылар, тыелган светофор билгесенә чыгучылар, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүчеләр, берьяклы гына хәрәкәт рөхсәт ителгән юлдан каршы якка баручылар, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итүчеләр.

    Административ штраф билгеләнү турындагы карар кичектерелгән йә судья, карар чыгарган орган йә вазифаи зат тарафыннан озайтылган икән, штраф тулысынча түләнә.

    Игътибар!

    Административ штрафыгыз булу-булмауны www.gibdd.ru. www.gosuslugi.ru. www.uslugi.tatarstan.ru сайтларыннан белә аласыз.

    Штрафны дәүләт һәм муниципаль түләүләр буенча Дәүләт мәгълүмати системасы (ГИС ГМП) белән бәйләнештә торучы эре банкларда түләү отышлы.

    2-3 көн вакыт узганнан соң югарыда күрсәтелгән сайтларга кереп штрафның булу-булмавын тикшерергә кирәк. Әгәр мәгълүмат һаман бар икән икән, штраф түләгән банкка мөрәҗәгать итегез. Инде алай да проблеманы чишә алмасагыз, гариза белән ЮХИДИ бүлекчәсенә барыгыз. Гаризага түләү турындагы квитанциягезнең күчермәсен беркетергә онытмагыз.

    Штраф түләвегез хакындагы квитанцияне транспорт чарасында үзегез белән йөртегез.

     

    Сүз уңаеннан: 2016 елда машина хуҗаларын башка үзгәрешләр дә көтә. 15 январьда 10 мең сумнан артык бурычлары булган затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә кагылышлы яңа закон гамәлгә керде. Быел автомәктәпләрдә дә яңа кагыйдәләр барлыкка килә. Шуңа бу темага киләчәктә газетабыз битләрендә кабат әйләнеп кайтырбыз әле.

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: