Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы солдаты Будапешт зиратына күмелгән

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 12нче санында (19 февраль) "Мөдәррис төшемә керә" дигән хатны без "Ватаным Татарстан" газетасыннан күчереп бастырган идек. Анда Буа районыннан Җәүдәт ага Харисовның армиядә Әгерҗе районы егете Мөдәррис Гобәев белән хезмәт итүе, аларның Венгриядә булган вакыйгаларда катнашуы, бәрелешләрнең берсендә Мөдәрриснең яраланып госпитальгә эләгүе турында язылган иде. "Соңгы вакытта Мөдәррис...

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 12нче санында (19 февраль) "Мөдәррис төшемә керә" дигән хатны без "Ватаным Татарстан" газетасыннан күчереп бастырган идек. Анда Буа районыннан Җәүдәт ага Харисовның армиядә Әгерҗе районы егете Мөдәррис Гобәев белән хезмәт итүе, аларның Венгриядә булган вакыйгаларда катнашуы, бәрелешләрнең берсендә Мөдәрриснең яраланып госпитальгә эләгүе турында язылган иде. "Соңгы вакытта Мөдәррис төшләремә еш керә. Бәлки, бу хатымны укыгач, ул яки аның якыннары җавап бирер", - дип тәмамланган иде әлеге хат.
Әлеге язма дөнья күрү белән, редакциябезгә шалтыратулар башланды.
Беренчеләрдән булып Биектаудан Фидай Кәримов шалтыратты.
- Мәрхүмә әнием Зөләйханың: "Мин авылдашым Мөдәррисне армиягә озаткан идем. Ни кызганыч, кайтыр вакыты җиткәч, һәлак булуы турында хәбәр килде. Бик озак оныта алмадым мин аны. Берничә елдан соң гына әтиегез Фәриткә кияүгә чыктым" дип сөйләгәне истә калган. Шул Мөдәррис түгелме икән ул?! - диде авылдашыбыз.
- Мөдәррис - безнең туганыбыз, әниемнең сеңлесе Бибиҗиһанның улы иде. Гаиләдә алар өч бертуган үстеләр: Кәүсәрия, Рәсимә һәм Мөдәррис. Мөдәррис 1935 елгы иде. 1954-56 елларда Венгриядә хезмәт итте. Ул чакта анда ниндидер болганышлар бара иде. Мөдәрриснең танкта яралануы, шуннан госпитальгә эләгүе һәм һәлак булуы турында хәбәр килде. Туганыбызның җәсәден Венгрия җирендә җирләделәр. Соңыннан Кәүсәрия апасы аның каберенә барды. Энесе хөрмәтенә улларының берсенә Мөдәррис дип исем кушты.... Боларны Кодаштан Миңнефлүр абый Шакиров сөйләде.
- Без улым Раушан белән 2013 елда Венгрия башкаласы Будапешт шәһәренә совет солдатлары җирләнгән Керепеши зиратына абыем Расимның каберенә бардык. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре"ндә "Будапештта - татар егете кабере" (2013 ел, 17 май,№37) дип исемләнгән язма да дөнья күрде. Анда без әлеге зиратта Биектау егете Мөдәррис Гобәевның каберенә дә тап булдык. Без танкист якташыбыз Мөдәррис каберенә дә чәчәкләр салдык, дога кылдык. Әлеге каберләр бик тә караулы, зиратта - тәртип, чисталык, - диде Мордывыйдан Рафаэль ага Насыйбуллин.
Интернетта Венгрия һәм Чехословакия территорияләрендә һәлак булган солдатларның исемлеге бар. Анда Мөдәррис Закир улы Гобәев турында: "Әгерҗе районы хәрби комиссариатыннан чакыртылган. Рядовой, корал төзәүче, 4нче гвардия полкы. 1956 елның 30 октябрендә һәлак булды", - дигән мәгълүмат урнаштырылган.
Биектау халкы Гобәевларны яхшы хәтерли. Кәүсәрия апаның Ижауда яшәүче уллары Мөдәррис белән Фирдәвес туганнары белән элемтәне өзмиләр. Шуңа авылдашларыбыз исеменнән: "Тыныч йокла, батыр якташыбыз. Без сине онытмыйбыз", - дибез.
Дания АБЗАЛИЕВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев