Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы терлекчеләрен нәрсә куркыта

Гадәттә, авыл хезмәтчәннәре, авыл тормышы турында язарга барганда кәеф күтәрелеп, сала кешесенең тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланып кайтабыз. Ә менә "Яңа Акхуҗа" бүлекчәсендәге фермада булганнан соң, күңелдә терлекчеләрнең киләчәге өчен борчу туды. Без фермага килеп җиткәндә, сыер савучылар иртәнге эшләрен тәмамлап кайтып киткәннәр иде инде. Өйләренә ашыгучы ике сыер савучыны туктатып, хәл-әхвәлләрен...

Гадәттә, авыл хезмәтчәннәре, авыл тормышы турында язарга барганда кәеф күтәрелеп, сала кешесенең тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланып кайтабыз. Ә менә "Яңа Акхуҗа" бүлекчәсендәге фермада булганнан соң, күңелдә терлекчеләрнең киләчәге өчен борчу туды.

Без фермага килеп җиткәндә, сыер савучылар иртәнге эшләрен тәмамлап кайтып киткәннәр иде инде. Өйләренә ашыгучы ике сыер савучыны туктатып, хәл-әхвәлләрен сорагач, "ярыйсы гына" дип җавап бирделәр, кәефләре юклыгына ишарәләп. Яшь кенә бу ханымнар белән саубуллашып, бозаулар фермасына кердек. Ферма мөдире Зөлфия ханым Галиева белән әңгәмәбез сыер фермасы, анда эшләүчеләр турында сөйләшүдән башланды.

- Бүген безнең фермаларда 488 баш терлек бар. Шуның 200 башы - сыерлар. Хәзер бер сыердан нибары 2,6 литр сөт савабыз. Бу бик тә аз, әлбәттә. Декабрьдән сыерлар бозаулый башлый инде, шуннан соң савым артыр дип өметләнәбез.

- Ә ничә сыер савучы эшли? Яшьләр бармы?

- 7 сыер савучыбыз бар бүген: бертуган Ләйсәния һәм Лилия Баевалар, Гөлчәчәк Мөхәммәтшина, Зөлфия Каирова, Екатерина Гыйззәтуллина, Резидә Гәрәева, Раушания Шабаева. Резидә белән Раушания генә бишенче дистәләрен ваклыйлар, калганнары - яшьләр. Сыер савучы кызларыбызның күбесенең яшь балалары бар. Әнә, Катя 1 яшьлек баласын калдырып эшкә чыкты. Лилиянең дә баласына 6 гына ай әле. Балаларны үстерер өчен акча кирәк бит. Тик менә хезмәт хакын август аена гына алдык әле. Сентябрь белән октябрьнеке кайчан булыр - билгесез. Ноябрьнең дә уртасына җитәбез бит инде, - дип зар-моңын сөйләп алды Зөлфия ханым.

- Әнә, бозау караучы Гөлчәчәк Касыймованың да 5 баласы бар, дүртесе мәктәптә укый, берсе әле укырга да кермәгән, - дип дәвам итте ул.

Мин нәни бозаулары янында мәш килүче Гөлчәчәк ханым янына килдем.

- Фермада эшли башлавыма 25 ел инде. Бозаулар каравыма ике генә ел әле. Эшемне бик тә яратам. Хезмәт хакым да яхшы иде, җәй айларында 20шәр мең чыкты. Ике елдан 50 яшем тула инде, аннан, биш бала әнисе буларак, бәлки пенсиягә дә чыгармын, законнар үзгәрмәсә... - диде Гөлчәчәк.

Бу терлекчеләрне менә нәрсә борчый бүген. IV участокка караган "Нәүрүз" ширкәте хезмәтчәннәрен ноябрь аеннан хезмәт хакын түләүнең яңа системасына күчерәләр. "Җитәкчеләребез: "Хезмәт хакын хозрасчет системасы нигезендә түли башлаячакбыз", - диделәр. Безне җыеп аңлату эшләре алып барсалар да, әлегә күзаллавы авыррак", - диде Зөлфия ханым Галиева. "Бездә сыер фермасы бетәчәк икән дигән имеш-мимешләр дә йөри", - дип тә уртаклаштылар терлекчеләр. Менә шушы билгесезлекләр куркыта да инде бу ханымнарны. Чөнки күбесенең балалар үстерәсе, аларны аякка бастырасы бар бит...

ххх

Хезмәт хакын яңача түли башлауның нечкәлекләре хакында сөйләвен һәм башка проблемаларга ачыклык кертүен үтенеп, "Нәүрүз" ширкәте директоры Ленар НУРГАЯНОВка мөрәҗәгать иттек.

- Әйе, 1 ноябрьдән IV участокның терлекчелек тармагын хозрасчет системасына күчердек. 1 декабрьдән I участокны шундый ук язмыш көтә. II һәм III участоклар әлегә элекке система буенча эшләячәк. Тик бу хезмәтчәннәрне кимсетү, кыерсыту өчен түгел, ә хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан эшләнә. Һәркем "көн узсын" дип түгел, ә "булсын" дип эшләргә тиеш. Тагын бер максатыбыз - хезмәтчәннәрне һәрнәрсәгә сакчыл карарга өйрәтү. Әлеге системага күчкәннән соң керем хезмәтчәннәр җитештергән продукция хисабыннан исәпләнәчәк. Бу очракта "Нәүрүз" ширкәтендә төп продукция - ит һәм сөт. Чыгымнарга килгәндә, бу - ягулык, электр энергиясе, терлек азыгы һәм башкаларны сатып алу өчен тотылган акчалар. Керем күбрәк, ә чыгымнар азрак булган саен хезмәт хакы да югарырак булачак. Әйтик, электр энергиясенә күпмедер экономия була икән, бу - хезмәт хакына өстәмә дигән сүз. Югыйсә, фермаларда кайчак көндезен дә ут сүндерелми, чөнки шулай күнегелгән. Ә үз өендә беркем дә алай эшләми бит. Озын сүзнең кыскасы, гади эшчедән башлап участок директорына кадәр "бу - минеке бит" дип, эшкә хуҗаларча карарга өйрәнергә тиеш.

Дөрес, яңа системага күчү җиңелдән булмас. Тик без күчү чорында да эшчеләрне хезмәт хаксыз калдырырга җыенмыйбыз. Хезмәт хакы дигәннән, 1 декабрьгә кадәр сентябрь ае өчен акчаларны түләп бетерергә планлаштырабыз.

Хозрасчет системасына, иң беренче чиратта, "Яңа Акхуҗа" бүлекчәсе караган IV филиалны күчерүебезнең дә җитди сәбәбе бар. Бүгенге көндә I һәм IV участокларда да 800әр баш савым сыер исәпләнә. Хезмәт шартлары бер үк төрле. Шуңа карамастан, I филиал хезмәтчәннәре октябрь аенда 194 тонна сөт җитештерде, IV филиалныкы - 133 тонна. Бу бит 61 тоннага кимрәк. Монда IV филиал җитәкчеләренә дә, хезмәтчәннәренә дә җитди уйланырга җирлек бар.

Без бүген эшли торган фермаларны бетерергә җыенмыйбыз. Шулай да "Тирсә", "Исәнбай", "Яңа Акхуҗа" бүлекчәләрендәге фермаларда киләчәктә ит юнәлешендәге үгезләр генә калдыру планлаштырыла. Ә менә "Биектау", "Варкләд-Бодья", "Бима", "Пеләмеш" бүлекчәләрендә сыер фермалары калачак.

Сүземне йомгаклап, шуны ассызыклыйм: без хезмәтчәннәргә лаеклы хезмәт хакы түләү яклы. Тик моның өчен һәр хезмәтчәннең үзеннән дә эшкә җаваплы караш булдыру, үзебез өчен дип намус белән эшләү таләп ителә. Әйтик, язгы чәчү чорында "Яңавыл" бүлекчәсендә 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучылар булды. Нигә башкаларга да шуңа омтылмаска...

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев