Яшәеш
Әгерҗе районы укучылары - Олимпиада җиңүчеләре
Казанда узган Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында Тирсә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рузилә Закирова ике фәннән - рус теленнән һәм рус әдәбиятыннан призер булды. Рузиләне олимпиадага укытучы Гөлнур Тукманова әзерләде.
ххх
Казанда татар теле буенча узган олимпиадада 1нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Рәсилә Фәттахова, 6 сыйныфтан Аделия Гобәйдуллина, рус телле балалар...
Казанда узган Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында Тирсә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рузилә Закирова ике фәннән - рус теленнән һәм рус әдәбиятыннан призер булды. Рузиләне олимпиадага укытучы Гөлнур Тукманова әзерләде.
ххх
Казанда татар теле буенча узган олимпиадада 1нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Рәсилә Фәттахова, 6 сыйныфтан Аделия Гобәйдуллина, рус телле балалар арасында 3нче мәктәптән 10 сыйныф укучысы Динара Гобәйдуллина, Тирсәдән 8 сыйныфтан Лиана Луканина призер булдылар. Кызларны олимпиадага мөгаллимәләр Әлфинә Ризванова, Гөлназ Закирова, Лилия Зиннәтова, Гөлназ Йосыпова әзерләделәр.
Ххх
3нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Алинә Нурмөхәммәтова, Яшел Үзән шәһәрендә К.Насыйри исемендәге ундүртенче халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, "Мөхәммәт Мәһдиевның публицистик эзләре" дигән темага эзләнү эшен яклап I дәрәҗәдәге Диплом һәм медаль белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев