Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы укытучылары имтихан тапшыра

Бүген, 5 ноябрьдә, Татарстанда база мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәр беренче тапкыр диагностик тестлаштыруда катнашалар. Укучылар бердәм дәүләт имтиханы тапшыргандагы кебек укытучыларга да аудиториягә паспорт һәм гельле ручка белән генә керү рөхсәт ителә. Рус, татар, инглиз, немец телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология. Районыбызның 19 мәктәбе укытучыларын,...

Бүген, 5 ноябрьдә, Татарстанда база мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәр беренче тапкыр диагностик тестлаштыруда катнашалар. Укучылар бердәм дәүләт имтиханы тапшыргандагы кебек укытучыларга да аудиториягә паспорт һәм гельле ручка белән генә керү рөхсәт ителә.

Рус, татар, инглиз, немец телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология. Районыбызның 19 мәктәбе укытучыларын, директорлар һәм аларның урынбасарларын әнә шушы 12 фәннән тест биремнәре көтә. Мөгаллинәр сынауны 2нче мәктәпнең ун аудиториясендә узалар.

-Әлеге диагностик тестлаштыру тәүге тапкыр уздырылса да, аннан куркырга кирәкми. Укытучыларыбыз һәр елны укучыларны БДИга әзерлиләр бит. Бу да - нәкъ менә шул имтихан. Укытучыларга мондый сынаулар яхшы таныш. Алар категориягә тапшырганда да шундый ук тест узалар. Әле күптән түгел районыбыз мөгаллимнәренең югары категориягә узган тест нәтиҗәләре сөендерерлек булды: алар 80-100 балл җыйдылар, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Кадрлар бүлеге начальнигы Гөлнара Зудова һәм 1нче гимназиянең директор урынбасары Раушания Тимуршина - әлеге имтиханда җаваплы белгечләр. Сынау барышында һәр аудиториядә мәгариф идарәсе белгечләре катнаша.

Әгәр бер укытучы берничә фәннән укыта икән, кайсыннан сәгате күп, шул фәннән тест уза. Директорлар, аларның урынбасарлары да үз фәннәре буенча имтихан тапшыралар.

Тестлаштыруда баллары түбән булган укытучыларны махсус курсларга җибәрәчәкләр.

- Баллары түбән булган мөгаллимнәргә белемнәрен арттырырга юнәлеш бирәчәкбез. Шуңа күрә укытучылар сынау вакытында югалып, каушап калмасыннар иде. Дистә еллар буе тупланган тәҗрибәләрен, осталыкларын эшкә җигеп, һәрберсе тестны югары балларга тапшырыр дип ышанам, - ди Вәсилә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев