Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы ветеринарлары бушлай вакцинация уздыра

Агымдагы елның 7 ае эчендә Татарстан районнарында һәм Казанда хайваннар һәм җәнлекләр котыруының 240 очрагы теркәлде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 6,3 тапкырга артык. Котыру чире - бик куркыныч авыру, шуңа аңа җиңел генә карарга ярамый. Июль ахырында Саба районының бер фермерлык хуҗалыгында җәйге лагерьда ике бозау үлде. Ветеринария табиблары...

Агымдагы елның 7 ае эчендә Татарстан районнарында һәм Казанда хайваннар һәм җәнлекләр котыруының 240 очрагы теркәлде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 6,3 тапкырга артык.
Котыру чире - бик куркыныч авыру, шуңа аңа җиңел генә карарга ярамый. Июль ахырында Саба районының бер фермерлык хуҗалыгында җәйге лагерьда ике бозау үлде. Ветеринария табиблары моның сәбәбен котыру чире дип фаразладылар. Бозауларның миләренә лаборатория күзәтүе уздыру әлеге фаразларның дөрес булуын күрсәтте.
Аннан алда гына Кече Пурга районы Кече Бодья авылында да шуңа охшаш хәл булган иде. Ишегалдына йөгереп кергән төлкене үтерәләр. Тикшерүләр әлеге төлкедә котыру чире булганлыгын күрсәтә. Кече Бодьядан Әгерҗегә - нибары 5 чакрым ара. Гомумән алганда, бу чир Удмуртиянең безнең белән чиктәш булган Каракүл, Кыяс, Әлнәш, Можга кебек районнарында да теркәлгән.
Котыру - вируслы авыру. Ул кешенең һәм хайваннарның нерв системасын зарарлый. Прививка куелмаган очракта үлем белән тәмамлана. Кешегә әлеге авыру котыру йоктырган хайван йә җәнлек тешләгән, тырнаган очракта күчә.
Район дәүләт ветеринария оешмасы вәкилләре белгечләре Әгерҗедә һәм авылларда этләргә, песиләргә һәм башка хайваннарга бушлай вакцинация уздыра. 1 августка 6362 эре мөгезлек терлеккә, 593 эт һәм песигә прививка куелды инде.
Тик күп кенә хуҗалар йорт хайваннарына прививка куйдырудан баш тарта. Вакцинация ясатмыйча, сез үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куясыз. Бу чара сезнең иминлегегез өчен кирәк. Сорауларыгыз булса, 24313, 24642 телефоннары буенча район дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратыгыз.
Белешмә.
Котыру чирен булдырмас өчен йорт кошларына прививка куйдырырга; хайван һәм җәнлекләрне ветеринария документлары булган очракта гына сатып алырга; хуҗасыз хайваннар белән бәйләнешкә кермәскә; кыргый этләрне кулдан ашатмаска, аларны сыйпамаска; тешләгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ольга АКУЛОВА,
Чаллы территориаль бүлегенең Әгерҗе районы буенча дәүләт ветеринария инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев