Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы ЮХИДИ хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләүгә күчте

Бу атнада Татарстанда Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгына старт бирелде. КӨЧӘЙТЕЛГӘН РЕЖИМДА ЭШЛИЛӘР Укулар башлануга урамнарда мәктәп укучылары хәрәкәте дә күзгә күренеп артты. Ә бу балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча максатчан эш алып баруны таләп итә. - Куркынычсызлык атналыгы барышында балалар белән төрле файдалы чаралар уздырабыз, - ди...

Бу атнада Татарстанда Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгына старт бирелде.

КӨЧӘЙТЕЛГӘН РЕЖИМДА ЭШЛИЛӘР

Укулар башлануга урамнарда мәктәп укучылары хәрәкәте дә күзгә күренеп артты. Ә бу балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча максатчан эш алып баруны таләп итә.

- Куркынычсызлык атналыгы барышында балалар белән төрле файдалы чаралар уздырабыз, - ди фәнни һәм белем бирүче программаларны финанслау дирекциясе филиалы җитәкчесе Раушания Тимкина. - Беренче сыйныф укучылары белән эшләүгә аеруча нык басым ясыйбыз. Алар, кагыйдәләрне белмәү нәтиҗәсендә, юл аша тиеш булмаган урыннардан чыгалар. Шуның өчен укучыларга әти-әниләре һәм укытучылары белән бергә "өй-мәктәп-өй" куркынычсызлык маршрутын төзү бурычы куябыз. Уку елы башлангач һәр 1 сыйныф укучысына "Яшь җәяүле дәфтәре" тапшырдык. Анда юл йөрү кагыйдәләре рәсемнәр аша аңлатылган, маршрут бите булдырылган. Чаралар вакытында балаларның кием, сумкаларына беркетү өчен яктырткыч элементлар да таратабыз.

Әлбәттә, атналык барышында профилактик эш моның белән генә чикләнми. ЮХИДИ инспекторлары да бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшлиләр. Алар урам чатларын, җәяүлеләр чыга торган, белем бирү учреждениеләре янындагы юлларны ныклы контрольгә алдылар. Машинага утырган сабыйларның креслода булу-булмавын тикшерәләр. Әти-әниләрнең тагын бер кат исләренә төшерәбез: балаларны машинада йөрткәндә аларны махсус креслога утыртырга кирәклеген онытмагыз, балалар иминлеге үз кулыбызда икәнлекне истән чыгармагаз. Әнә, июль аенда Яңавыл янындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше тән җәрәхәтләре алды, шуның берсе - бала. Әгәр махсус креслога утыртылган булса, бу бала зыян да күрмәгән булыр иде.

ЯШЬ ИНСПЕКТОРЛАР ЯРДӘМГӘ КИЛӘ

Районыбыздагы һәр мәктәптә яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары уңышлы эшләп килә. "Юл йөрү кагыйдәләрен хәтта төнлә уятып сорасагыз да беләбез", диләр 4нче мәктәпнең яшь инспекторлары. Алар, узган ел "Куркынычсыз тәгәрмәч" район бәйгесендә җиңеп, Чаллыда зона этабында да катнашканнар. Түгәрәк белән күп еллар тәҗрибәле педагог Елена Кондрашина җитәкчелек итә.

- Программаны үзем төзим, ә аны балалар белән бергәләп тормышка ашырабыз, - дип сөйли Елена Валентиновна. - Агитбригада белән балалар бакчаларына, коррекцион мәктәпкә йөрибез. Һәр елны төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулыйбыз. Уку елы дәвамында берничә тапкыр шәһәр урамнарында акцияләр уздырабыз. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләргә белешмәлекләр таратабыз. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: түгәрәккә йөргән бала юл йөрү кагыйдәләрен бозмый ул. Хәтта әти-әниләр дә юлда йөргәндә балаларының үзләренә бик еш кисәтү ясаулары турында әйтәләр.

Күп вакыт фаҗиганең төп сәбәпчеләре - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән әти-әниләр. Әнә, күптән түгел "стекляшка" янындагы юл чатында басып торам. Светофорда кызыл ут януга карамастан бер ханым юлны чыгып бара, аның артыннан мәктәптә укый торган улы ияргән... "Яшьлек" паркына таба борылышта да бер вакыйганың шаһите булырга туры килде. Телефоннан сөйләшеп юл аша чыгып баручы кызның беркемдә гаме юк. Шул ук вакытта әлеге юлдан машина килүенә дә игътибар итми ул.

- Әгәр мин шул мизгелдә тормозга басып өлгермәгән булсам?.. - ди машина йөртүче.

Юл хаталарны гафу итми. Шуңа күрә юлда җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә игътибарлы булсыннар, һәр кагыйдәне төгәл үтәсеннәр иде.

Белешмә:

Бу елның 8 аенда Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр катнашында 419 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

10 баланың гомере өзелгән, 442се төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, быел аварияләр саны 49га, зыян күрүче балалар саны 59га арткан.

Әгерҗе районы юлларында 8 айда 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 кеше зыян күргән, шуның берсе - бала.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев