Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районына хезмәт күрсәтүче оешмалар кышны ничек каршы ала

Урамда ябалак-ябалак кар ява. Бөтен дөнья аклыкка, матурлыкка күмелде. Әгерҗедә күпкатлы йортларның подъезд алларын җыештыручылар да, трактор-КамАЗ йөртүчеләр дә әле халык татлы йокыда чагында ук иртә таңнан эшкә тотыналар. Гомумән, шәһәрдә хезмәт күрсәтүче оешмалар кышны ничек каршы алалар? КҮПКАТЛЫ ЙОРТЛАРДА Әгерҗедә күпкатлы йортлар ишегалларын җыештыру белән "Хәлим" крестьян-фермерлык хуҗалыгы шөгыльләнә....

Урамда ябалак-ябалак кар ява. Бөтен дөнья аклыкка, матурлыкка күмелде. Әгерҗедә күпкатлы йортларның подъезд алларын җыештыручылар да, трактор-КамАЗ йөртүчеләр дә әле халык татлы йокыда чагында ук иртә таңнан эшкә тотыналар. Гомумән, шәһәрдә хезмәт күрсәтүче оешмалар кышны ничек каршы алалар?

КҮПКАТЛЫ ЙОРТЛАРДА

Әгерҗедә күпкатлы йортлар ишегалларын җыештыру белән "Хәлим" крестьян-фермерлык хуҗалыгы шөгыльләнә.

- Октябрьдә беренче кар яуганчы ук техника старт сызыгына тулы әзерлек белән куелган иде. Ә һава торышының нинди буласын һәр көнне интернеттан карап беләбез, - ди предприятие җитәкчесе Рамазан Тасимов.

Хуҗалыкта 50 тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнгән. Запаста чиста тоз да бар. Пычрак өйгә кермәсен өчен аны подъезд төбенә үк сибәләр.

Игътибар итәсездер, иртән эшкә барырга чыкканчы ук подъезд аллары ялт итеп чистартып куелган була. Ишегалды җыештыручылар иртәнге сәгать 4тә үк кулларына көрәк алалар. Сәгать җидегә инде эшләрен төгәллиләр. Кар ишеп яуганда ишегалларын трактор да чистартырга чыгачак.

ШӘҺӘР ЮЛЛАРЫНДА

"Капиталь төзелеш идарәсе" предприятиесенә шәһәр юлларын, социаль объектлар, кибетләр янындагы стоянкаларны кардан арындыру йөкләнгән. Предприятие эшчеләре кар белән көрәшү техникасын - грейдер, трактор, КамАЗларны күптән көйләп-майлап куйганнар инде.

- Комлы-тозлы катнашма да бар, аны бу атнадла тагын күпләп кайтартачакбыз, - ди предприятие директоры Раил Ваһапов.

Юлларны төнлә белән чистартуны кулайрак күрәләр предприятие эшчеләре.

- Көндез тыз-быз машина йөреп торганда юл чистарту мөмкин хәл түгел. Көн дәвамында стоянкаларда да машиналар өзелеп тормый. Ә төнлә юлда машиналар бармак белән генә санарлык була. Дөрес, мондый график белән эшләү эшчеләребезгә авырга туры килә. Шулай да алар зарланмыйлар. Аларга өстәмә түләү һәм премия бирү дә каралган.

РАЙОН ЮЛЛАРЫНДА

Район юлларын Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге "Брус" ширкәте хезмәтчәннәре чистарта. Соңгы елларда алар адресына халыктан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетергә туры килә. Бруслылар авылларга илтүче юлларны кардан даими чистартып торалар. Кар еш яуган чагында, юлларда өемнәр барлыкка килмәсен өчен, бу эшне берничә кат башкаралар.

- Кышкы чорга өч тонна комлы-тозлы катнашма әзерләп куйдык. Тозлы техник су да җитәрлек күләмдә. Анысын боз катламнарын юкка чыгару өчен файдаланабыз. Көн дәвамында дежур тору оештырылган, - ди Минсәет Мәһәдиев.

Алар 295 километр юлга хезмәт күрсәтәләр. Моңа авылларга илтүче юллар да керә.

КЕМНӘРНЕ ШТРАФ КӨТӘ?

Кышкы сезон башлануга оешма-предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә дә эш арта. Чөнки түбәләрне кардан, боз сөңгеләреннән арындырырга, бинага керү юлларын кар-боздан даими чистартып торырга кирәк. Шәһәр, авыл җирлекләрен тәртиптә тоту кагыйдәләрендә кардан һәм боздан чистарту эшләре нинди шартларда, кайчан башкарылырга тиешлеге ачык язылган.

Әлеге кагыйдәләрне үтәмәүчеләрне зур күләмдә штраф көтә. Вазифаи затларга - 15-30 мең, юридик затларга 50-200 мең сум штраф каралган. Кагыйдәне бозу бер ел эчендә кабатланса, вазифаи затларга - 30-50 мең, юридик затларга 200-500 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев