Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында 43 яшьлек ир-ат янып үлгән

    63 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. (Казан, 9 март, "Татар-информ). Татарстанда 43 яшьлек ир-ат янып үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсенең матбугат хезмәтендә. Янгын турындагы хәбәр 112 номерына килеп ирешә. Шаһитлар Әгерҗе районының Красный Бор авылында кечкенә бура йорт һәм сарай януы турында хәбәр...

    63 яшьлек хатын-кызны коткарганнар.

    (Казан, 9 март, "Татар-информ). Татарстанда 43 яшьлек ир-ат янып үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсенең матбугат хезмәтендә.

    Янгын турындагы хәбәр 112 номерына килеп ирешә. Шаһитлар Әгерҗе районының Красный Бор авылында кечкенә бура йорт һәм сарай януы турында хәбәр итә.

    Янгын сүндерүчеләр уттан 63 яшьлек хатын-кызны коткара, аның бите, куллары һәм тын юллары пешкән. "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре аны Чаллы хастаханәсенә илткән.

    Янган йортны сүткәндә, янгын сүндерүчеләр 43 яшьлек ир-ат мәетенә тап булган.

    Янгын, якынча фараз буенча, ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан. Янгынның гомуми мәйданы 49 квадрат метр тәшкил иткән.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: