Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында җан башына 4,8 литр алкогольле эчемлек сатылган

Быелның алты аенда Әгерҗе районында 17,4 мең дикалитр алкогольле эчемлек сатылган. Нәкъ узган елның шул чорындагы кебек. Бу - җан башына 4,8 литр туры килә дигән сүз. Район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм алкогольле эчемлек сатучы кибет хуҗалары белән берлектә уздырылган киңәшмәдә сүз елның беренче яртысында шәһәр һәм авыл кибетләрендә...

Быелның алты аенда Әгерҗе районында 17,4 мең дикалитр алкогольле эчемлек сатылган. Нәкъ узган елның шул чорындагы кебек. Бу - җан башына 4,8 литр туры килә дигән сүз.
 
Район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм алкогольле эчемлек сатучы кибет хуҗалары белән берлектә уздырылган киңәшмәдә сүз елның беренче яртысында шәһәр һәм авыл кибетләрендә Татарстанда җитештерелгән аракы сатуның торышы турында барды.
Район җитәкчесе Валерий Макаровның кайбер авыл башлыкларының "бездә эчүчеләр кимеде" дигән сүзенә һич тә ышанасы килми.
- Халык эчте, эчә һәм эчүне тиз генә ташламаячак. Красный бор, Азевода җан башына 8-6 литр эчемлек туры килгәндә, Кадыбаш, Иж-Бубый, Кичкетаң, Тәбәрле, Кодаш, Тирсәдә 2-2,6 литр гына булуына һич ышанасы килми. Димәк, сезнең җирлектә идән астыннан сыйфатсыз, арзан аракы сатучылар бар. Халык шуны эчеп үз сәламәтлегенә үзе зыян китерә. Безнең районда 28 предприятиенең алкогольле продукция сатуга лицензиясе бар. Аракыны менә шулардан сатып алучылар гына ялган, сыйфатсыз эчемлектән сакланган дигән сүз бу. Шуңа күрә үз җирлегегездә ялган аракы сатып, халыкны агулаучыларга полиция белән берлектә кискен көрәшне тагын да активлаштырырга кирәк, - диде ул.
- Авылда һәркем бер-берсен, күршесендә ни булганын белеп тора. Өеннән фанфурик, йә башка төрле сыйфатсыз эчемлек сатучыларга беркем дә күз йоммасын иде. Дәүләт хезмәтләре порталындагы "Халык контроле"нә яки Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органындагы "кайнар линия" 8(8552 )71430 телефонына һәркем бу турыда шалтыратып хәбәр итә ала. Әгәр тикшерү вакытында "Халык контроле"нә җибәрелгән хәбәрегез расланса, сезгә 1000-3000 сум премия дә биреләчәк, - дип бу яңалык турында тагын бер кат искәртеп узды Чаллы территориаль органы начальнигы Наталья Кукушкина.
Ялган аракы сатучыларны, закон бозучыларны ачыклау максатыннан әледән-әле тикшерүләр оештырып торсалар да, бу кануннарга төкереп кенә караучылар очрый. Наталья Кукушкина рейдлар вакытында Әгерҗе районында быелның алты аенда шундый ун очрак булуын әйтте. Тикшерүчеләр лицензиясез аракы сатуда - ике, фанфурик сатуда - ике, биш литрлы канистрларда составында спирт булган продукция ташуда - бер, тиешле булмаган вакытта сыра сату буенча дүрт очрак ачыклаганнар. Аларның барысы да үз җәзасын алган.
Полициянең оператив эшләр буенча начальник урынбасары Ришат Юзекаев ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә транспортта ялган аракы ташуны ачыклау буенча актив эшләүләрен билгеләп үтте. Быел алар шундый ике очракка тап булганнар. Исәнбайдан А. ике биш литрлы канистрда спиртлы эчемлек алып кайтканда тоткарланган. Минзәлә гражданины Мыльников Кырынды-Сәхрә арасында бишәр литрлы 104 канистрга тутырылган шундый ук эчемлекне каядыр илткәндә туктатылган. Алардан алынган эчемлек экспертизага җибәрелгән.
Мондый канистрдагы эчемлекнең күп очракта кеше сәламәтлеге өчен куркыныч икәнлеге инде күптән дәлилләнгән. Ләкин арзанлыгына кызыгып аны эчүчеләр сәламәтлеге турында уйламый, бүгенге көн белән генә яши. Узган ел гына да районда 11 кешенең шундый ялган эчемлектән гомере вакытсыз өзелү башкаларга сабак булырга тиеш инде, югыйсә...
 
БЕЛЕШМӘ:
Әгәр ялган аракы сатсалар,
физик затларга 5-10 мең,
юридик затларга 300 мең сум штраф каралган. Моннан тыш, лицензиядән дә мәхрүм итәләр.
Экспертиза ялган аракы составында зыянлы матдәләр булуын ачыкласа, җинаять җәзасы каралган.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев