Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында авыл җирлеге Советлары биналары яңара

Быел Татарстанда авыл җирлеге Советы биналарын капиталь төзекләндерү буенча өр-яңа дәүләт программасы тормышка ашырыла башлады. Аның кысаларында Иж-Бубый һәм Кодаш авылларында да биналар яңартыла. Иж-Бубый Әлеге җирлектәге бина безнең күз алдында яңарды дисәк тә була. Бина олы юл буенда урнашкан, ә без көн саен шуннан үтеп Биектаудан Әгерҗегә эшкә йөрибез....

Быел Татарстанда авыл җирлеге Советы биналарын капиталь төзекләндерү буенча өр-яңа дәүләт программасы тормышка ашырыла башлады. Аның кысаларында Иж-Бубый һәм Кодаш авылларында да биналар яңартыла.

Иж-Бубый

Әлеге җирлектәге бина безнең күз алдында яңарды дисәк тә була. Бина олы юл буенда урнашкан, ә без көн саен шуннан үтеп Биектаудан Әгерҗегә эшкә йөрибез. Башта бинаның түбәсе алыштырылуына игътибар иттек, аннан - тәрәзәләренең.

- Бинаның тышкы ягы да бик таушалган иде. Аны да штукатурлап буядылар "СтройГрад" ширкәте төзүчеләре. Электрүткәргечләрне алыштырдылар. Идәнне күтәртеп яңадан эшләделәр, түшәмне яңарттылар, җылылык батареяларын алыштырдылар. Бинага керү өлеше дә үзгәртеп эшләнә: яңа ишекләр куела, пандус та булачак. Бүлмәләр дә без теләгәнчә итеп бүленә, - ди авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов.

Әлеге авыл җирлеге Советы тарихи бинада - узган гасыр башында сафка баскан Арслангали Шәймәрданов йортында урнашкан.

- Авылдашларым әйтүенә караганда, биредә берара санаторийның конторасы булган. Ә мин белә-белгәннән бирле авыл Советы шушында эшли. 2000 еллар башында биредә косметик ремонт ясалган, - ди ул.

2015 елга кадәр ФАП та шушы ук бинада халыкка хезмәт күрсәтте. Узган ел республика программасы буенча Иж-Бубыйда яңа фельдшерлык-акушерлык пункты сафка баскач, әлеге бүлмә дә бушап калган.

- Анысы да безнең карамакта хәзер. Бухгалтерия, башка хезмәткәрләр өчен анда эшләү уңайлы булыр дип уйлыйм. Югыйсә, моңа кадәр аларның эш урыны бик тә кысан иде, - ди башлык.

Ә менә бинаның тирә-ягын үз көчләре белән тәртипкә китерәчәкләр.

- Каршыда ук үсүче картайган агачларны кистек, территориянең бер өлешен яңа койма белән дә әйләндереп алдык. Эшлиселәр күп әле: ишегалдына түтәлләр ясыйсы, чәчәкләр утыртасы, бинаның эчке өлешендәге стеналарга обойлар ябыштырасы, газ, су уздырасы һәм башка мең төрле эш, - ди Раиф.

Без ышанабыз: әле күптән түгел генә сайланып куюына карамастан, энергияле, инициативалы булуы белән аерылып торган яңа башлык бу эшне дә ахырына җиткерү өчен тырышлыгын да, көчен дә кызганмас. Ни дисәң дә, авыл җирлеге бинасы һәр авылның йөзек кашы булырга тиеш. Үзен борчыган проблема, башка йомыш белән беренче чиратта авыл кешесе нәкъ менә шул бинага юнәлә бит.

Кодаш

Бу авылдагы авыл җирлеге бинасының да инде күптәннән ремонтланганы булмаган. Дөрес, моннан берничә ел элек косметик ремонт барышында түбә шиферын калайга алыштырганнар. Ә бу юлы "СтройГрад" ширкәте төзүчеләр тарафыннан түбә кабат яңартылган, батареялар алыштырылган, яңа тәрәзәләр куелган. Иж-Бубыйдагы кебек үк биредә дә бинага керү уңае "Уңайлы мохит" программасына туры килердәй итеп эшләнә.

Тузган биналар шактый

Мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге программаның алдагы язмышы билгеле түгел. Шулай да аның киләчәктә дә тормышка ашырылуына өметләнәсе килә. Безнең районда гына да дистәләгән авыл җирлеге Советы биналарына ремонт таләп ителә. Моңа кадәр бер генә Президент программасының да тиз генә тәмамланганы булмады. Шуңа әлеге проект калган авылларны да колачлар дип ышаныйк.

Белешмә.

Агымдагы елда әлеге программа кысаларында республикада барлыгы 78 авыл җирлеге бинасына ремонт ясалачак. Бу максатларга 98,5 миллион сум акча бүленгән. Ә безнең районда Иж-Бубый җирлеге бинасын ремонтлауга - 1675 мең, Кодашка - 575 мең сум акча каралган.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев