Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында азык-төлек продукцияләре җитештерүчеләр игътибарына

    2013 елның 1 июленнән Таможня берләшмәсенең "Азык-төлек продукцияләренең куркынычсызлыгы турында"гы Техник регламенты көченә керде (ТР ТС 021/2011). Аның 10 маддәсе нигезендә, азык-төлек продукцияләре җитештерү белән шөгыльләнүче юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар җитештерү процессын ХАССП таләпләренә буйсынып башкарырга тиеш. (ХАССП: инглиз транскрипциясендә : Hazard Analysis and Critical Control Points; рус телендә:...

    2013 елның 1 июленнән Таможня берләшмәсенең "Азык-төлек продукцияләренең куркынычсызлыгы турында"гы Техник регламенты көченә керде (ТР ТС 021/2011). Аның 10 маддәсе нигезендә, азык-төлек продукцияләре җитештерү белән шөгыльләнүче юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар җитештерү процессын ХАССП таләпләренә буйсынып башкарырга тиеш. (ХАССП: инглиз транскрипциясендә : Hazard Analysis and Critical Control Points; рус телендә: анализ рисков и критические точки контроля).

    ХАССП системасы азык-төлек җитештерү, саклау һәм сату процессының теләсә кайсы ноктасында иминлекне тикшерүне, саклауны һәм тормышка ашыруны тәэмин итә. Бу системада һәрдаим тәнкыйть контроль нокталарда хасил булырга мөмкин булган җитешсезлекләрне, бигрәк тә азык-төлекне куллану белән бәйле булган хәтәрлекләрне булдырмауга, яисә аларны кулланырга яраклы дәрәҗәгә кадәр зарарсызландыруны тикшереп торуга аерым игътибар бирелгән.

    Җитештерү процессына, ХАССП алымнарына буйсынып эчке тишерүне җайга салмаган юридик затлар эшмәкәрләр һәм гражданнар Россия Федерациясенең Административ хокуклар бозу турындагы кодексының 14.43 маддәсе нигезендә җавапка тартылырга тиешләр. Әлеге маддәдә, Техник регламентта каралган таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 1-2 мең, эшмәкәрләргә 20-30 мең, юридик затларга 100-300 мең сум штраф салу каралган. Әгәр дә шул ук гамәлләр халыкка, хайваннарга, әйләнә-тирә мохиткә зарар китерсә яисә зарар китерү мөмкинлеге тудырса, бу очракта таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 2-4, эшмәкәрләргә 30-40, юридик затларга 300-600 мең сум штраф салынырга мөмкин.

     

    Рәүф Исмәгыйлев,

    Россельхознадзорның Татарстандагы Идарәсе җир күзатчелеге буенча дәүләт инспекторы.

     

     

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: