Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында бакчага түләү арта

Бу арада сабыйлары бакчага йөрүче әти-әниләрдән "яңа елдан бакчага түләү тагын арта икән, болай да 2 мең сумнан артык түли идек, тагын күпме булыр инде", дигән борчулы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, Әгерҗе районы башкарма комитеты карары нигезендә 2016 елның 1 январеннан балалар бакчаларына түләү арта. Моны коммуналь хезмәтләр...

Бу арада сабыйлары бакчага йөрүче әти-әниләрдән "яңа елдан бакчага түләү тагын арта икән, болай да 2 мең сумнан артык түли идек, тагын күпме булыр инде", дигән борчулы сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Әйе, Әгерҗе районы башкарма комитеты карары нигезендә 2016 елның 1 январеннан балалар бакчаларына түләү арта. Моны коммуналь хезмәтләр һәм азык-төлеккә бәя арту белән аңлаталар. Мәсәлән, авылда да, шәһәрдә дә 1,5-3 яшьлек балага ашау өчен моңа кадәр айга 316 сум түләгән булсалар, яңа елдан ул 394 сум, 3-7 яшьлек бала өчен 408 сумнан 496 сумга күтәреләчәк.

- Ата-аналарны алдан ук кисәтеп куям: паникага бирелмәсеннәр иде. Бәя якынча 200 сумга гына арта. Үзегез күреп торасыз бит: кибетләрдә азык-төлеккә бәя көннән-көн сикерә, - ди район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина.

Түләүгә килгәндә ул ничек булачак соң?

АВЫЛДА:

Моңа кадәр 1,5-3 яшьлек балага - 2176 сум, 3-7 яшьлек бала өчен 2239 сум түләдек. Яңа елдан 1,5-3 яшьлекләр өчен - 2357 сум, 3-7 яшьлеккә 2427 сум түләячәкбез.

ШӘҺӘРДӘ:

Әлегәчә 1,5-3 яшьлекләр өчен - 2212 сум, 3-7 яшьлеккә 2257 сум түләсәк, 2016 елның январеннан 1,5-3 яшьлеккә - 2395, 3-7 яшьлеккә 2446 сум түләячәкбез. Бу - якынча 180 сум дигән сүз.

Кайберәүләрдә ни өчен авыл бакчаларында түләү шәһәрнекенә караганда арзанрак дигән сорау да туарга мөмкин. Аңлатып үтәбез: шәһәр бакчалары 10,5 сәгать эшлиләр. Ә авылда бала бакчада 9 сәгать тәрбияләнә.

Шул ук вакытта ата-аналарга түләнә торган барлык компенсацияләр дә саклана: 20 процент - беренче балага, 50 һәм 70 процент - икенче, өченче балаларга. Әлеге компенсация гаиләдәге керемгә карамыйча бөтен кешегә дә түләнә. Аннан соң компенсацияне гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан азрак булган очракта билгелиләр. Керем азрак булган саен компенсация күләме дә зуррак була. Моның өчен алты ай саен социаль яклау бүлегенә белешмә алып килергә кирәк.

- Бу көннәрдә балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары уздырабыз. Бакча мөдирләре, тәрбиячеләр аңлату эшләре алып баралар. Мәгариф идарәсе, балалар бакчалары сайтларына да түләү арту турында белешмәләр эленде. Сораулары булганнар 22776 номерын җыеп минем белән элемтәгә керә алалар, - ди Ләйсән Кәлимуллина.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев