Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында барлык комбайннар да басуда

    Быел районда урып-җыю кампаниясенә 14 июльдә старт бирелде. Узган елга караганда бөртеклеләрне ун көнгә иртәрәк суктыра башладылар. Уразайда борчак сугу төгәлләнде, Кадрәктә арыш, Тирсәдә көзге бодай суктыруда җиде кыр корабы эшли. Бу сишәмбе көнгә шулай иде. Ә бүген инде 25 "Нью Холланд" комбайны да - басуда. Сишәмбе көн көчле егәрле...

    Быел районда урып-җыю кампаниясенә 14 июльдә старт бирелде. Узган елга караганда бөртеклеләрне ун көнгә иртәрәк суктыра башладылар.

    Уразайда борчак сугу төгәлләнде, Кадрәктә арыш, Тирсәдә көзге бодай суктыруда җиде кыр корабы эшли. Бу сишәмбе көнгә шулай иде. Ә бүген инде 25 "Нью Холланд" комбайны да - басуда. Сишәмбе көн көчле егәрле чит ил комбайннарының һәрберсен Тирсә басуында узган парадта энә күзеннән үткәрделәр.

    АЛМАШКА ЯШЬЛӘР КИЛӘ

    Комбайнчыларның күбесе сыналган. Көчек авылының аксакал комбайнчысы, 41нче елын уракка төшүче Радик Әхмәтов, әле шушы көннәрдә генә 50 яшен тутырган Яңавылдан тәҗрибәле Илдус Гыйльмегаянов - яшьләрнең остазы.

    - Җәйрәп яткан иген басуларын урап кайтам да, тизрәк уракка чыгу турында хыялланам. Ашлык мул булыр быел, югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчне куячакбыз, - ди Илдус абый.

    Игенчеләр алдында 28,5 мең гектар мәйданнан бөртеклеләр суктыру бурычы тора. Ә урып-җыюны 1 сентябрьдән дә калмый төгәлләргә кирәк.

    - Техника сынатмаса, ягулык-майлау материалларына кытлык булмаса, без бирешмәбез, - диләр комбайнчылар.

    "Тирсә-Транс" участогы җитәкчесе Илһам Кәрәмиев та комбайннар ремонтлаганда запас частьлар белән бик кытлык булмады, ди. Әле парад булган көнне дә Казаннан запчасть алып кайтырга тиешләр иде.

    Быел күп кенә яшьләрнең олы җаваплылыктан курыкмыйча комбайн иярләргә алынулары да сөендерә.

    - Элек-электән яшьләр белән эшләргә яраттым. Алар техниканы яхшы беләләр, әйткәнне бик тиз эләктереп алалар, - ди Илһам Кәрәмиев.

    Быел, әнә, Кодаштан Шамил Шакиров, Яңавылдан Айнур Кәрәмиев, Биектаудан Алексей Красильников "Нью Холланд" комбайнына утырачаклар.

    Айнур белән Алексейның комбайнчы әтиләре кул астында күп еллар эшләгәне бар инде. Быелгы уракта Красильниковлар гаиләсеннән дүрт кеше эшләчәк: әтиләре Владимир улы Никита белән, Алексей энесе Михаил белән. Ә Шамил белән ярдәмчесе Денис Хәбибуллин комбайн "телен" аңлый гына башлаганнар әле, әмма сер бирмиләр егетләр.

    - Без бит авыл малайлары, эштән курыкмыйбыз. Чәчүдә дә тракторда эшләдем. Менә комбайнымны ремонтлап бетердем. Тәҗрибәле комбайнчылар бик ярдәм итәләр, - ди Шамил.

    Каладан уракта эшләргә отпуск алып кайткан егетләргә дә рәхмәттән башка сүз юк. Исәнбайдан Илнур Шәрипов, Рузил Гобәйдуллин - мәктәп тәмамлаган еллларыннан бирле уракта. Тирсәдән Данил Арсланов та эшеннән ял алып кайткан, әнә.

    - Авылда мондый кызу эш гөрләгәндә ничек шәһәрдән ятасың! Без уракны көтеп алабыз, - ди Илнур.

    БӨРТЕГЕН ДӘ ӘРӘМ ИТМӘСКӘ

    Техникаң сәгать кебек эшләсә генә җырларга була, дип шаярталар комбайнчылар. Ә бу җаваплы чорга алар кыр корабларын бер ай әзерләгәннәр. Белгечләр һәр комбайнның төзеклеген җентекләп тикшерделәр.

    - Техниканың төзеклегенә югары бәя куйсак та, әле вак-төяк кимчелекләр бар. Кырга чыкканчы егетләр әнә шул төгәлсезлекләрне бетерергә тиешләр, - диде авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Фоат Йосыпов.

    Парад комбайннарның герметиклыгын тикшерү белән тәмамланды. I урын яулаган Шамил Шакиров, II урын алган Владимир Красильников һәм Илнур Шәрипов, III урынга ия булган Радик Әхмәтов һәм Тирсәдән Рамис Хәбибуллинга премияләр тапшырылачак.

    БҮЛӘКЛӘҮЛӘР

    Парадта күңелле мизгелләр дә күп булды. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен "Наҗар" ширкәте (җитәкчесе - Адил Латыйпов) Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына ия булды. "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте директоры Ленар Нургаянов 50 яшьлек юбилее уңаеннан Яңавылдан Илдус Гыйльмегаяновка рәхмәт белдереп бүләк тапшырды.

    КЕШЕ ГОМЕРЕ КАДЕРЛЕ

    Ел саен урып-җыю кампаниясе вакытында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә. Быел әлеге айлык 18 июльдә старт алды. Әлеге мөһим кампаниядә катнашучы һәркемнән инструктаж узган, медицина белешмәсе, махсус эш киемнәре, техника куркынычсызлыгы чаралары - яктырту приборларының төзеклеге, янгын сүндергечләрнең, аптечкаларның булуы һәм башкалар таләп ителә.

    Кеше гомере барыннан да кадерле. Күп очракта аның иминлеге үзенең ни дәрәҗәдә сак һәм игътибарлы булуына да бәйле. Урып-җыюны исән-имин, югалтуларсыз башкарып чыгарга язсын. Хәерле сәгатьтә, игенче!

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: