Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында бер-бер артлы биш янгын

Соңгы көннәрдә районыбыз янгын сүндерүчеләренә бик тә киеренке шартларда эшләргә туры килде. 3 июльдә Тирсә-Биектау станцияләре арасында локомотивта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Тирсә бүлекчәсе янгын сүндерүчеләре көче белән ут сүндерелә. Ул кыска ялганыштан чыккан дигән фараз бар. 4 июльдә Иж-Бубый, Югары Иж-Бубый, Иж-Бәйки авыллары тирәсеннән узучы тимер юллар полосасы...

Соңгы көннәрдә районыбыз янгын сүндерүчеләренә бик тә киеренке шартларда эшләргә туры килде.

3 июльдә Тирсә-Биектау станцияләре арасында локомотивта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Тирсә бүлекчәсе янгын сүндерүчеләре көче белән ут сүндерелә. Ул кыска ялганыштан чыккан дигән фараз бар.

4 июльдә Иж-Бубый, Югары Иж-Бубый, Иж-Бәйки авыллары тирәсеннән узучы тимер юллар полосасы яна дигән хәбәр алына. Янгын бер мең квадрат метрга җәелергә өлгерә. Тирсә посты, Әгерҗе янгын сүндерүчеләре, Кече Пурга коткаручылары ярдәме белән янгынга чик куела. Ут белән көрәштән тимерьюлчылар да читтә калмый.

5 июльдә Әгерҗедә Энгельс һәм Чайковский урамнары арасындагы сарайлар яна башлый. Сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Сарайларның иске һәм чүп-чар белән тулган булуы янгынның тиз арада таралуына китерә.

6 июльдә "Яблонька" массивында йортта янгын чыга. Вакытында хәбәр итү һәм янгын сүндерүчеләрнең тиз арада килеп җитүе нәтиҗәсендә ут телләре урманга күчәргә өлгерми.

Икенче көнне иртәнге якта шушы ук массивта ут белән саксыз эш итү аркасында ташландык вагон яна башлый.

- Районда дүртенче класслы янгын куркынычы игълан ителде. Шуңа һәркемне уяу булырга чакырам. Эсседә һәм җилле булганда учак һәм мичкә ягу тыела. Ирекле янгын сүндерү дружиналары һәм профилактик төркемнәр бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләүгә күчтеләр, - ди Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны начальнигы Айрат Шәйдуллин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев