Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында чистарыну өмәләре башлана

"Күңеле чистаның - тирә-ягы да чиста". Республикабызда быел санитар икеайлык әнә шул шигарь астында узачак. Бүгеннән, ягъни 1 апрельдән, тирә-якны тәртипкә китерүгә тәгаенләнгән санитар-экология икеайлыгы старт ала. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта да сүз шул турыда барды. - Иң беренче чиратта, тиешле булмаган урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм аларны...

"Күңеле чистаның - тирә-ягы да чиста". Республикабызда быел санитар икеайлык әнә шул шигарь астында узачак.

Бүгеннән, ягъни 1 апрельдән, тирә-якны тәртипкә китерүгә тәгаенләнгән санитар-экология икеайлыгы старт ала. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта да сүз шул турыда барды.

- Иң беренче чиратта, тиешле булмаган урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм аларны юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк. Бу хакта мәгълүмат "Татарстанның экологик картасы" дип аталган системага онлайн-режимда урнаштырылып барылачак. Районнар шуның ярдәмендә экологик вәзгыятьне күз уңында тота алачак, - дигән сүзләр белән башлады үз чыгышын ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев.

Әлеге чүплекләрне фаш итүдә сез дә катнаша аласыз, райондашлар. Гражданнардан мөрәҗәгатьләр (843)2976867 номерлы "кайнар линия" телефоны аша, ТР дәүләт порталындагы "Халык контроле" һәм "Мәктәп экопатруле" системалары буенча кабул ителә. Экологик законнарны бозуны күрсәтүче фото-видеоматериаллар юллаучыларга 1,5 мең сум акча түләнүен дә онытмагыз.

Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, быел санитар-экология икеайлыгы кысаларында оештырылган җыештыру өмәләрендә катнашкан иң актив гражданнарны, гаиләләрне, мәктәпләрне, вузларны, предприятиеләрне, идарәче компанияләрне, районнарны билгеләп үтү планлаштырыла. Районнар арасында рейтинг та төзеләчәк.

Безнең районда икеайлык кысаларында нинди эшләр планлаштырыла?

- Шәһәрдә һәркем үзе эшләгән, яшәгән территорияне чистартуга өлешен кертер дип өметләнәбез. Шулай ук зиратларда, "Яшьлек" паркында, Җиңү скверында, "Орешник"та җыештыру өмәләре узачак, - ди "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сафаров.

- Авылларда өмәләр уздыру - авыл җирлекләре башлыклары җаваплылыгында. Карлар эреп бетүгә, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча эш башланачак. Авыл халкы да үзе яшәгән йорт территориясен, урамны, зиратларны тәртипкә китерүдә актив катнашыр дип ышанабыз, - ди район башлыгы уранбасары Ришат Нурисламов.

Язма ахырында генераль чистарынуның лозунгына тагын бер кат игътибар итик әле. Тирә-якның чисталыгы күңелебезнең пакьлеген раслый икән бит, ләбаса. Һәм киресенчә: тирә-ягыбыз чиста икән, димәк, анда яшәүче дә пакь, чиста күңелле булып чыга. Күңелләребез керләнмәсен дисәк, тирә-ягыбызның чисталыгына да битараф калмыйк. Чистарыну өмәләрендә актив катнашыйк.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев