Әгерҗе районында ике янгын булды
Бәйрәм көннәрендә Әгерҗедә һәм Красный борда янгын булды. 8 майда янгын сүндерү бүлегенә Энергетиклар урамында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Электр үткәргечендәге кыска ялганыш нәтиҗәсендә верандага ут каба. Аннан ут телләре түбәгә күчә. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр йортны саклап калалар. **** Шул ук көнне Красный борда мунчада янгын чыга. Сәбәе шул...
Бәйрәм көннәрендә Әгерҗедә һәм Красный борда янгын булды.
8 майда янгын сүндерү бүлегенә Энергетиклар урамында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Электр үткәргечендәге кыска ялганыш нәтиҗәсендә верандага ут каба. Аннан ут телләре түбәгә күчә. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр йортны саклап калалар.
****
Шул ук көнне Красный борда мунчада янгын чыга. Сәбәе шул ук: электр үткәргечендәге төгәлсезлек. Красный бор янгын сүндерүчеләре янгын телләренә үрмәләргә ирек куймыйлар.
- Быел әлеге мунчага икенче тапкыр ут капты инде. Хуҗалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, янын сүндерүчеләрнең киңәшләренә колак алсыннар иде, - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев