Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында инвалидлар декадасына старт бирелә

    Иртәгә, 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан районыбызда инвалидлар декадасына старт бирелде. Түбәндәге чаралар - сезнең өчен һәм сезнең хөрмәткә. 3 декабрь, 16 сәгать - "Авангард" кинотеатрында бушлай фильм. 3 декабрь - 3нче мәктәптә шәһәрдәге физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Мин тормышны яратам" дигән кичә. 3 декабрь - мәшгульлек...

    Иртәгә, 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан районыбызда инвалидлар декадасына старт бирелде. Түбәндәге чаралар - сезнең өчен һәм сезнең хөрмәткә.
     
    3 декабрь, 16 сәгать - "Авангард" кинотеатрында бушлай фильм.
    3 декабрь - 3нче мәктәптә шәһәрдәге физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Мин тормышны яратам" дигән кичә.
    3 декабрь - мәшгульлек үзәгендә эш эзләү, профориентация буенча консультация.
    Шәһәр мунчасында 50 процент ташлама: 2 декабрь - хатын-кызлар көне, 3 декабрь - ир-атлар көне.
    3 декабрь - "Ева", "Азинский" һәм "Булат" сәүдә йортындагы чәчтарашханәләрдә - 50 процент ташлама.
    3 декабрь - шәһәр буенча таксида йөрү - 50 сум: "Альянс" такси хезмәте - тел. 21300, "Каскад" - 25000, "Рэтрал" - 23000, "Сокол" - 23800.
    3 декабрь - "Техноград" сәүдә йортында товарларга - 10-15, "Пятерка"да 5-15 процент ташлама.
    Автомастерскойларда ташламалар:
    3 декабрь - Л.Джаметов (Ленин урамы), Ф.Шакиров (Ометов урамы) - май алыштыру, бөтен төр диагностика) - 10, Д.Бокарева (Чапаев урамы) - машина юу , автосервис, шиномонтаж, автозапчасть - 10 процент.
    Аяк киеме ремонтлау:
    3 декабрь - Н.Яушева - 20; Ю.Матвеев - 50 процент ташлама.
    5 декабрь - район Мәдәният сараенда "Мечта" театр студиясе "Ожидание" спектакле бушлай.
    8 декабрь, 14 сәгать - физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен туган як тарихы музеенда экскурсия.
    Инвалидлар декадасында Яшүсмерләр клубында күп төрле чаралар, Красный бордагы тернәкләндерү бүлекчәсендә, китапханәләрдә кызыклы очраушулар, кичәләр оештырыла.
    Социаль яклау бүлекчәсендә кайнар телефон линиясе эшли: 21153.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: