Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында карантин юк

"Бу атнаның ял көннәрендә Әгерҗе базарына бозау алырга барырга җыенган идек. Тик улыбыз: "Базардан бозау алырга уйламагыз да! Анда - карантин, хәтта кизү куелган!" - диде катгый итеп. Бу дөресме? Кече Пурга һәм Әгерҗе районнары арасында нинди пост тора?" Николай Александров. Кече Пурга районы. Әлеге пост Кече Пурга районы халкында...

"Бу атнаның ял көннәрендә Әгерҗе базарына бозау алырга барырга җыенган идек. Тик улыбыз: "Базардан бозау алырга уйламагыз да! Анда - карантин, хәтта кизү куелган!" - диде катгый итеп. Бу дөресме? Кече Пурга һәм Әгерҗе районнары арасында нинди пост тора?"

Николай Александров.

Кече Пурга районы.

Әлеге пост Кече Пурга районы халкында гына түгел, әгерҗелеләрдә дә төрле сораулар тудырган. Бу хәлгә аңлатма бирүләрен үтенеп, Әгерҗе районы ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.

- Әгерҗе районында бернинди карантин да юк! - диде район дәүләт ветеринария хезмәте начальнигы урынбасары Ольга Акулова. - Вакытлы матбугат чараларында, телевизорда, рәсми сайтларда, "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасында дуңгызларның африка чумасы (ДАЧ) белән бәйле хәлләр турында мәгълүмат даими рәвештә бирелеп барыла. Тагын бер кат искә төшерәсе килә: Норлат районындагы бер шәхси хуҗалыкта ДАЧ очрагы булган иде. Хәзерге вакытта анда карантин кертелгән, куркыныч яный торган зона билгеләнгән. Бу зонага Норлат районы белән чиктәш Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Чистай районы торак пунктлары керә. Әгерҗе районында эпизоотик хәл имин булып кала бирә. Теләге булган һәркем терлек һәм алардан җитештерелгән продукцияне курыкмыйча сатып алсын. Сатучыларның ветеринарлар тарафыннан бирелгән документлары булырга тиешлеген һәркем яхшы беләдер дип уйлыйм. Сатып алучы аларны күрсәтүне таләп итә ала. Ә ике районы чигендәге контроль-уздыру пунктына килгәндә, андагы постта ЮХИДИ хезмәткәрләре ветеринарлар белән берлектә кизү торалар. Алар терлек белән бергә җибәрелә торган документларның барлыгын тикшерәләр. Шулай ук дуңгызларның африка чумасын булдырмас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында профилактик эш тә алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев