Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында кайберәүләрне санадылар

1-31 октябрьдә Россиядә халык санын алу бара. Әмма бу юлы барыбызны да санамыйлар. Быелгысы кече сан алу (микроперепись) дип атала. "Әгерҗе районында бу мөһим кампанияне 14 октябрьгә уңышлы төгәлләдек", - ди район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия Тимкина. - Сан алуга быел Үтәгән авылы халкы һәм шәһәрдәге Гагарин, К.Маркс, Маяковский, Пушкин,...

1-31 октябрьдә Россиядә халык санын алу бара. Әмма бу юлы барыбызны да санамыйлар. Быелгысы кече сан алу (микроперепись) дип атала. "Әгерҗе районында бу мөһим кампанияне 14 октябрьгә уңышлы төгәлләдек", - ди район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия Тимкина.
- Сан алуга быел Үтәгән авылы халкы һәм шәһәрдәге Гагарин, К.Маркс, Маяковский, Пушкин, Горький урамнары, II Гагарин тыкрыгындагы кайбер йортларында яшәүчеләр генә җәлеп ителде.
Барлыгы 463 шәхси хуҗалыкта 1079 кеше сан алуда катнашты. Бу эшне шәһәрдә сан алуда тәҗрибәләре булган ике укытучы - 3нче мәктәптән Лариса Суровцева, 4нче мәктәптән Ирина Латыйпова, Иске Эсләктән Әлфирә Ямалиева бик оста, төгәл һәм вакытыннан алда башкарып чыктылар, - ди Әлфия Тимкина.
- Быелгы сан алуның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт иде?
- Башка сан алударда без белешмәләрне кәгазь бланкларга тутыра идек. Быел исә яңа технологияләр кулланылды. Халыкның җаваплары планшетка кертелде. Халыкка 28 сорау тәкьдим ителгән иде. Әмма респондентларга яшенә, җенесенә карап, компьютер тиешле сорауларны гына күрсәтеп барды, - ди районның баш статистигы.
Шәһәрдә өченче тапкыр сан алуда катнашкан Лариса Суровцевадан:
- Әгерҗелеләр сан алучыларга ишекләрен ачтымы? Ничек каршы алдылар? - дип сорыйбыз.
- Миңа Гагарин, Горький урамнарындагы кайбер шәхси йортлар, "Төзүче" тулай торагы билгеләнгән иде. Безгә муенга асарга таныклык, "Росстат"дип язылган зәңгәр сумка, планшет, кулга яктырткычлы браслет бирелде. Халык, ачык йөз белән каршы алып, сорауларга теләп җавап бирде. Тулай торакта бу эштә безгә полиция хезмәткәрләре дә ярдәм итте. Барлыгы 162 хуҗалыкны йөреп чыктым, 374 кешедән сорау алдым, - ди ул.
- Нәрсәдән куркырга халыкка? Компьютерга респондентның адресы да, фамилиясе дә кертелми. Барлык мәгълүматлар да сер итеп саклана. Шуңа бездә сан алуда катнашудан баш тарткан кеше булмады диярлек, - дип әңгәмәгә кушылды Әлфия Тимкина.
Үтәгән авылында сан алу үткәргән Әлфирә Ямалиева:
- Барлык урамнарга да беренче көнне үк барып җитешә алмаган идем. Авылдашлар шалтыратып, нишләп сан алырга килмәдең, көне буе көттек бит дип ризасызлык та белдереп алдылар. Авылдашларым фәкать безнең авылда гына сан алу үткәрелү белән хәтта горурландылар да әле, - ди.
- Халыкны сайлап алып кына кече сан алу ни өчен кирәк булды соң?
- Бу сан алу Президентка, Хөкүмәткә илдәге демографик хәлне яхшырту өчен билгеләнгән чараларның нәтиҗәлелеген белү, Рәсәй халкын социаль яклау буенча яңа чаралар программасын эшләү, сәламәтлек, мәгариф тармагында хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен кирәк. Кече сан алу федераль казна хисабына оештырылды һәм аның йомгаклары белән Росстат сайтында танышып булачак, - ди Әлфия Тимкина.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев