Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында үлүчеләр туучыларга караганда күпкә артык

Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, март аенда 25 сабый дөньяга туган: 13 малай, 12 кыз. Аларга әти-әниләре Кәрим, Исмат, Самат, Алинур, Риназ, Мурат, Марк, Айлана, Самира, Инесса, Зәйнәп, Ариана, Ивелина, Афина, Мәликә кебек исемнәр кушканнар. Ә январь-март дәвамында 99 бала дөньяга килгән: 55 малай, 44 кыз. 30 гаиләдә - беренче,...

Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, март аенда 25 сабый дөньяга туган: 13 малай, 12 кыз. Аларга әти-әниләре Кәрим, Исмат, Самат, Алинур, Риназ, Мурат, Марк, Айлана, Самира, Инесса, Зәйнәп, Ариана, Ивелина, Афина, Мәликә кебек исемнәр кушканнар.

Ә январь-март дәвамында 99 бала дөньяга килгән: 55 малай, 44 кыз. 30 гаиләдә - беренче, 40 гаиләдә - икенче, 22 гаиләдә - өченче, 7 гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала туган. Бу айлар эчендә бер игезәк бала дөньяга килгән.

Мартта 13 яңа гаилә корылган. Иң яшь кәләшкә 18, иң яшь кияүгә 20 яшь. Ә иң өлкән кәләш 51, кияү 63 яшьтә. Ә өч айда 23 пар язылышкан, 45 пар аерылышырга карар кылган.

Вафат булучыларга килгәндә, алар туучыларга караганда күпкә артык. Әйтик, мартта 43 райондашыбыз вафат булса, өч айга - 126.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев