Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында мәктәп автобуслары контрольдәме

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга багышланган утырышта: "ГЛОНАСС күзәтү системасы белән җиһазланмаган мәктәп автобусы рейска чыгарга тиеш түгел", - дигән катгый таләп куйды. Ә безнең район укучыларын йөртүче мәктәп автобусларында әлеге һәм башка таләпләр үтәләме? - Бүген районда 7 база мәктәбе бар. Иж-Бубый, Тирсә, Көчек, Кадыбаш,...

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга багышланган утырышта: "ГЛОНАСС күзәтү системасы белән җиһазланмаган мәктәп автобусы рейска чыгарга тиеш түгел", - дигән катгый таләп куйды. Ә безнең район укучыларын йөртүче мәктәп автобусларында әлеге һәм башка таләпләр үтәләме?

    - Бүген районда 7 база мәктәбе бар. Иж-Бубый, Тирсә, Көчек, Кадыбаш, Кичкетаң, Бима һәм Азево урта мәктәпләренә тирә-як авыллардан 323 укучыны 11 автобус алып килә, - ди мәгариф бүлегенең мәктәп автобуслары өчен җаваплы белгече Алия Федорова. Иң иске автобуска - җиде яшь. Мондый автобус Азевода гына калды инде. Озакламый әлеге мәктәп тә яңа автобуслы булыр дип өметләнәбез. Узган ел мондый бәхет Бима, Иж-Бубый мәктәпләренә елмайган иде. Быел чират Девәтернә мәктәбенә җитте. Моңа кадәр мәктәпкә иске Газель автобусында йөргән унбер укучы Яңа елдан соң заманча "Форд" автобусында йөри башлаячак.

    - Бездән Девәтернәгә укырга ике укучы гына йөри: кызыбыз Гүзәл һәм аның дусты Ләйсән. Әллә автобус шоферы Илфат абыйлары Закиров бик тә тәҗрибәле булганга, иске автобуста йөргәндә дә зарланмадылар кызлар. Инде яңасына күчкәч, уңайлылык бермә-бер артыр. Юлларыбыз дә әйбәт, - дип сөенә Галидән Кадрия Рамазанова.

    - Без мәктәп укучыларын йөртер өчен автобус йөртүдә кимендә өч ел тәҗрибәсе булган шоферларны гына эшкә алабыз. Авыл фельдшерлары белән алар рейска чыгып киткәнче һәм рейстан кайткач медицина тикшерүе уздыру турында да сөйләшенгән, - дип дәвам итә Алия Федорова.

    Сүз уңаеннан: берара шоферлардан хезмәт хакының вакытында бирелмәвенә кагылышлы канәгатьсезлек сүзләре дә ишетергә туры килде. Ә хәзер алар хезмәт хакын вакытында алалар, кулга уртача 12 мең сум чыга.

    Мәктәп автобусларының һәркайсы ГЛОНАСС спутник навигациясе системасына тоташтырылган.

    - Махсус программа ярдәмендә автобусларның маршрутын компьютерларыбыз аша без дә күзәтә алабыз, - ди Алия Рәшитовна.

    Автобусларда спидометр күрсәткечләрен теркәп баручы тахограф, видеорегистратор да бар. Әлеге җиһазларга хезмәт күрсәтү буенча Чаллыдагы фирма белән килешү төзелгән. Ярты ел саен "Таттехконтроль" җәмгыяте ярдәме белән автобусларның техник яктан төзеклеге тикшерелеп торыла. Әгәр берәр җитешсезлек ачыклана икән, аны шофер йә үзе төзәтә, йә автобусын Ижауга илтә. Андагы "Интерпартнер" һәм "Комос- авто" җәмгыятьләре белән дә килешүләр бар.

    Быел автобусларга яңа янгын сүндергеч, аптечка, кышкы резиналар алынган.

    - Мәктәп автобусларының төзеклеген даими контрольдә тотабыз. Чөнки безнең өчен укучылар иминлеге бик тә мөһим. Шоферлардан да шуны таләп итәбез. Безнең районда мәктәп автобусларын даими күзәтеп торучы аерым белгеч тә бар хәтта. Алия Федорова әлеге эшне зур җаваплылык тоеп башкара, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

    Әти-әниләр мәктәп автобуслары хезмәтеннән канәгатьме соң?

    Юрий СЕМЕНОВ - Пеләмеш авылы:

    - Без күрше Бима мәктәбенә көн саен биш чакрым җәяү йөреп укыдык. Буран дип тә, яңгыр дип тә тормый идек. Хәзер улларыбыз Никита белән Володяга бераз көнләшеп карыйм хәтта. Аларны автобус вакытында килеп алып китә, дәресләрдән соң китереп куя. Республика, район, мәгариф идарәсе җитәкчелегенә безнең балаларны шулай кадерләгәннәре өчен зур рәхмәт.

    Резидә МУЛЛИНА - Кодаш авылы:

    - Кодаш башлангыч мәктәбен тәмамлагач Иж-Бубый мәктәбендә укыячак кызыбыз Гөлшат өчен юлларда ничек йөрер, якын ара түгел бит, авылыбыздан Бубыйга кадәр 19 чакрым дип борчылган идем. Юкка булган. Мәктәп автобусы иртән алты укучыны билгеләнгән вакытта алып китә, дәресләрдән соң кайтара. Автобус шоферы Ленар Гыйззәтуллин балаларга бик игътибарлы. Кызым һәм калган балалар өчен күңелем тыныч.

    Без бу темага кире әйләнеп кайтырбыз әле. Алдагы атнаның дүшәмбесендә ЮХИДИ хезмәткәрләре район прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп автобусларының торышын тикшерәчәләр. Аның нәтиҗәләрен сезгә дә җиткерербез.

    Белешмә:

    Бүген тирә-як авыллардан Көчек мәктәбенә - 73, Тирсәгә - 59, Иж-Бубыйга - 18, Кичкетаңга - 51, Азевога - 14, Бимага - 43, Кадыбашка 54 укучыны ГЛОНАСС системасы урнаштырылган автобус йөртә.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: