Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында - печән өсте

    Бу көннәрдә абзарында мал-туар асраучылар алны-ялны белми печән әзерли. Дөрес, элеккеге кебек чалгы тотып печән әзерләргә баручылар юк хәзер. Шулай да һәркем малын кышлатырга җитәрлек печәнне хәстәрләргә тырыша. "Каян, ничек әзерлисез печәнне?" дигән сорауга мал хуҗалары болай дип җавап бирделәр. Ленар ХӘЙРУЛЛИН, Мордывый: - Без печәнне елның-елында әтиләр заманыннан калган...

    Бу көннәрдә абзарында мал-туар асраучылар алны-ялны белми печән әзерли. Дөрес, элеккеге кебек чалгы тотып печән әзерләргә баручылар юк хәзер. Шулай да һәркем малын кышлатырга җитәрлек печәнне хәстәрләргә тырыша. "Каян, ничек әзерлисез печәнне?" дигән сорауга мал хуҗалары болай дип җавап бирделәр.

    Ленар ХӘЙРУЛЛИН, Мордывый:

    - Без печәнне елның-елында әтиләр заманыннан калган болынлыкларда чабабыз. Бу болынны һәрвакыт чистартып, карап торабыз, югыйсә, печән үсми. Быел печән бик куе төшкән, чабып кына өлгер. Күп өлешен чабып, печәнен кысып алып кайттык инде. Шулай да әле бераз чабасы җир бар. Абзарыбызда 8-9 баш мөгезле эре терлек, ат бар. Гадәттә, шуларга кышка җитәрлек печән әзерлибез, бераз запас та була. Елның-елында бездән печән сатып ала торган куян асраучылар бар. Алар кышын кысылган печән шакмакларын җиңел машинага төяп алып китәләр.

    Миләүшә ФӘЙЗЕТДИНОВА, Әгерҗе:

    - Шәһәрдә яшәсәк тә, өч сыерыбыз бар. Аларны кышлату өчен уртача зурлыктагы утызлап рулон печән кирәк. Элек печәнне үзебез чаба идек, ә хәзер сатып алабыз. Менә быел да рулонын мең сумнан сатып алдык. Сыер үзен-үзе туйдыра бит ул, сөт саткан акчаның бер өлешен печән алуга тоттык. Ә сөтен сатуга килгәндә, үз сатып алучыларыбыз бар. Җәен сыерларны болынга бәйлибез. Ә менә элеккерәк елларда көтүгә чыгара идек. Восточная урамында безнең очта гына да унберләп сыер асраучы бар. Көтү йөрсә, хәзер дә сыерларыбызны бик рәхәтләнеп чыгарыр идек әле.

    Илдус САДРИЕВ, Иске Эсләк, эшмәкәр:

    - Без 8,8 гектар мәйдан җирне арендага алган идек, шунда печән чәчәбез. Менә быел шул мәйданнан өчәр йоз килолы туксан рулон печән чабып алдык инде, әле икенче каты да булыр дип торабыз. Узган елгы, өченче елгы печәнебез дә бар. Быел 20 баш кечкенә бозау алган идек. Утар бүлеп, бозауларны шунда җибәрдек. Ашар, җилдән ышыкланыр өчен урыннары да бар. Бозауларыбыз әйбәт кенә артым биреп үсеп киләләр. Менә шуларны исән-сау кышлатып, язын сатып, маллар санын тагын да арттырырга ниятлибез. Шуңа печәнне сатарга ашыкмыйбыз. Печән әзерләү өчен үзебезнең техника булмау гына бераз уңайсызлык тудыра. Тик авыл кешесе авырлыклар алдында туктамый бит ул, сәламәтлек кенә бирсен Ходай.

    Альфред БАЙКОВ, Сарсак-Омга авылы:

    - Без 30 гектар пай җиренә үлән чәчкән идек. Быел анда печән куе булып төште. Беренче чабудан шуннан 250ләп уртача һәм зур рулон печән чыкты. Рулонын 700-800 сумнан саттык, үзебезгә дә калдырдык. Мин бу эш белән өч еллап шөгыльләнәм инде, шуңа үзебезнең сатып алучылар бар. Быел да алдан ук заказ биреп куйдылар. Икенче кат чабудан да шактый печән чыгар дип өметләнәм. Анысының да күбесен сатарга планлаштырып торабыз. Үзебезнең дә бозаулар бар, аларны кышлатырга 50-60 рулон печән кирәк.

    Менә шулай малы булганнар печән әзерләү белән мәшгуль бүген. Ничек кенә булмасын, әби-бабайларыбыз "Печән өсте - бер генә" дип юкка гына әйтмәгәннәр. Эссе көнәр узар да китәр, малларыбызга кышлык азык әзерләүне бүген үк хәстәрлик.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: