Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында сан алу бара

    Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенең иң кызган чоры. 15 августка кадәр 21 сан алучы районыбыздагы 9594 объектны исәпкә алырга тиеш. Алар мал-туар, кош-кортны, җир кишәрлекләрен, бакчадагы яшелчәләрне, җиләк-җимеш агачларын һәм башкаларны махсус кодлар ярдәмендә бланкларга теркиләр. ХЕЗМӘТЛӘРЕ ҖАВАПЛЫ Әгерҗедә, Красный бор һәм Тирсәдә - икешәр, калган авыл җирлекләрендә берәр сан...

    Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенең иң кызган чоры. 15 августка кадәр 21 сан алучы районыбыздагы 9594 объектны исәпкә алырга тиеш. Алар мал-туар, кош-кортны, җир кишәрлекләрен, бакчадагы яшелчәләрне, җиләк-җимеш агачларын һәм башкаларны махсус кодлар ярдәмендә бланкларга теркиләр.

    ХЕЗМӘТЛӘРЕ ҖАВАПЛЫ

    Әгерҗедә, Красный бор һәм Тирсәдә - икешәр, калган авыл җирлекләрендә берәр сан алучы эшли.

    - Таякның иң авыр башы шәһәрдә эшләүче Ирина Латыйпова һәм Лариса Суровцевага төшә. Икесенә 816 хуҗалыкта булырга кирәк. Кызларның берсе - машинада, икенчесе велосипедта йөри. Аннан соң һәр кичне телефоннан статистика бүлегенә отчет бирәләр. Һәр биш көн саен машина авылдан-авылга бланклар җыярга чыга. Сан алучыларның эшен инструкторлар Гөлфирә Миңнехәмитова, Рәшидә Иксанова, Гөлия Галиева тикшерәләр, аңлашылмаучылыклар булса сан алучылар белән элемтәгә керәләр, - ди статистика бүлеге начальнигы Әлфия Тимкина.

    Сан алучыларны әлеге кампаниягә алдан бик ныклап әзерләгәннәр. Инструкторлар белән бергәләп аларны укытканнар. Сан алучылар имтихан да тапшырганнар. Һәрберсе махсус портфель, жилет, кепка, таныклык, калькулятор, ручка белән тәэмин ителгән.

    - Беренче өч көндә үзем дә сан алучылар белән бергә эшләдем. 21 авыл җирлегенең һәрберсендә булып кызларга ярдәм иттем. Сораулар туса хәзер дә шалтыраталар, - ди Әлфия Тимкина.

    Инструкторлар да бик таләпчән. Үз участокларындагы сан алучылар белән һәрчак элемтәдә торалар.

    - Сан алу кампаниясендә икенче тапкыр эшлим инде. Бик четерекле, катлаулы булса да сынатырга тырышмыйбыз. Сан алучыларның да күбесенең эш тәҗрибәсе бар. Һәммәсе ышанычлы һәм җаваплы. Халык белән дә уртак тел табып эшли беләләр, - ди Гөлфирә Миңнехәмитова.

    МАЛЛАР КИМИ, ЧЕБЕШЛӘР АРТА

    Кадыбаш авыл җирлегенә караган авылларда сан алучы булып Гүзәл ЗАКИРОВА эшли. Аңа ияреп без дә, берничә хуҗалыкта булып, сан алу барышын күзәттек.

    - Әле мин сан алучы ролендә беренче тапкыр гына, - ди Гүзәл. - Бу эшкә бик җитди карыйм. Беренче көннәрдә бераз куркытты инде, 12 битле бланк тутырасы бит, бозарга ярамый, - ди ул.

    Күп хуҗалыкта елмаеп каршы алалар Гүзәлне. Шулай да шикләнеп караучылар да юк түгел икән.

    - Элек бит мондый сан алулардан соң, гадәттә, авыл кешесенә салым күләмен арттырганнар. Шуңа күрә авылдашлардан төрле имеш-мимешләр дә ишетергә туры килә. Без сез биргән мәгълүматлар берсе дә читкә таралмаячак, җаваплар язылган бланкларда фамилияләр күрсәтелми, соңыннан бөтен бланклар да юк ителә дип аңлатабыз, - ди Гүзәл.

    Сан алучылар халыкка шунысын да кисәтә: хуҗалар документлардан карап, җир биләмәләренең, җир пайларының, бакчаларның гомуми мәйданын алдан белеп торсыннар иде. Чөнки сан алучы бер хуҗалыкта 40 минут кына тора. Ә бу вакыт эчендә ул 18 сорауга җавап алырга, бланкны тутырып өлгерергә тиеш.

    Менә без пенсионер Рәзилә Ясәвиева капкасыннан үтәбез. Гүзәл Закирова һәр мәгълүматны Рәзилә ханым сүзеннән теркәп бара. Хуҗалыктагы каралты-кураның ничә квадрат метр булуын да, һәр төр җиләк-җимеш агачларының ничә төп икәнен дә, яшелчәләрнең ничә квадрат метрда утыртылуын да әйтте хуҗабикә. Хәтта газ, ут, телефон, интернет турындагы мәгълүматлар да теркәлә икән.

    Ә менә Шамил абый Ситдыйков без кергәндә тавык чебиләре белән мәш килә иде. Инкубаторда үзләре чыгарган кырыклап чебиләре бар икән.

    Сан алучылар авылларда кеше яшәмәүче хуҗасыз йортларны да исәпкә алалар. Аларның җир кишәрлеге, каралты-куралары, җиләк-җимеш агачлары теркәлә.

    Гүзәл белән авыл халкының нәрсәгә өстенлек бирүе турында да сөйләшеп алдык.

    - Җәй көне һәр хуҗалыкта диярлек тавык-чебеш. Ә эре малларның баш саны күпкә кимегән. Бәрәңге бакчаларының да күп өлешенә авыл кешесе печән чәчә хәзер, - ди сан алучы.

    Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе 15 августта төгәлләнә. Махсус кием кигән, кулына таныклык һәм портфель тоткан сан алучы килсә, сорауларына бары дөрес һәм төгәл итеп җавап бирегез, хөрмәтле райондашлар.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: