Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында сайлаулар актив башланды + ФОТО

    Әгерҗе районында 48 сайлау участогы да үз ишекләрен иртәнге сәгать 8дә ачтылар. Ишекләр ачылганчы ук килүчеләр дә бар иде инде. Әнә, Әгерҗедән Расим Галимов район Мәдәният сараенда урнашкан 458 участокка инде 7дә үк килгән. - Мин иртә йөреп өйрәнгән инде, - ди ул. "Бер генә сайлаудан да калганым юк", ди...

    Әгерҗе районында 48 сайлау участогы да үз ишекләрен иртәнге сәгать 8дә ачтылар. Ишекләр ачылганчы ук килүчеләр дә бар иде инде.

    Әнә, Әгерҗедән Расим Галимов район Мәдәният сараенда урнашкан 458 участокка инде 7дә үк килгән.

    - Мин иртә йөреп өйрәнгән инде, - ди ул. "Бер генә сайлаудан да калганым юк", ди Расим ага. Бу юлы да үз тавышымны иң лаеклыларга бирдем, ди. Илебездә тынычлык, тотрыклылык булуын, инфляциянең кимүен тели.

    Гомумән, әлеге участокка сайлаучылар иртүк агылалар. Сайларга килүчеләрнең күпчелеге - өлкән яшьтәгеләр. Сайлау участогы вәкилләре аларның һәркайсын ачык йөз белән каршы алып, сайлау тәртибен аңлаталар. Беренче сайлаучыларга бүләкләр дә бирделәр.

    Райпо осталары бик тәмле камыр ризыклары алып килгәннәр. Димәк, кайнар чәй эчеп, тамак ялгап алырга да була.

    Ә гомумән алганда, бүген сайлау участокларына 25796 райондашыбыз үз тавышларын бирергә килер дип көтелә. Шуларның 272се - сайлауга беренче тапкыр килүчеләр, ягъни 18 яшьләре тулганнар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: