Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында социаль яктан куркыныч 20дән артык гаилә бар

Яңа елның беренче атнасында ук Лениногорск районында 27 яшьлек әниләре белән бергә биш сабыйның гомере куркыныч янгында өзелүе иң каты бәгырьле кешене дә тетрәндерми калмагандыр. Әлеге коточкыч фаҗигадән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр авыл-шәһәрдә барлык күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләрнең тормыш-көнкүреше белән якыннан танышып, аларда мондый фаҗигаләр булмасын өчен...

Яңа елның беренче атнасында ук Лениногорск районында 27 яшьлек әниләре белән бергә биш сабыйның гомере куркыныч янгында өзелүе иң каты бәгырьле кешене дә тетрәндерми калмагандыр. Әлеге коточкыч фаҗигадән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр авыл-шәһәрдә барлык күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләрнең тормыш-көнкүреше белән якыннан танышып, аларда мондый фаҗигаләр булмасын өчен профилактик чаралар күрергә боерды.
САБЫЕН ШЕШӘГӘ АЛЫШТЫРУЧЫЛАР
Һәр сабый бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Әмма бәхетле булу өчен әти-әнине сайлап алып булмый. Тормышта нарасыен язмыш кочагына ташлап, аны аракыга, шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа коруга алыштырган ата-аналар да әледән-әле очрап тора. Аларның нәниләре тәм-томның ни икәнен дә белми, юньле, чиста кием күрми, хәтта еш кына бер сынык икмәккә, кайнар ризыкка тилмереп үсәләр. Дөрес, район җитәкчелеге мондый балаларны тиз арада приютка урнаштыру җаен таба. Январь-февраль айларында махсус комиссия райондагы барлык күпбалалы гаиләләрнең тормыш-көнкүреше белән танышып чыкты. Район башлыгы Валерий Макаров үзе дә күп кенә гаиләләрдә булды. Тикшерү нәтиҗәләре районда 24 гаиләнең социаль яктан аеруча куркыныч икәнен күрсәтте. Аларның 20се - Әгерҗедә, 4се - Красный бор, Күләгәш, Азево һәм Бимада. Бу гаиләләрдә барлыгы балигъ булмаган 50 бала. 21 гаиләдә әти-әниләре егылып эчәләр, эшләмиләр, газ, ут өчен шактый бурычлары җыелган, балалар ачлы-туклы, яшәү шартлары ташка үлчим.
- Әлеге гаиләләргә килеп кергәч, чәчләр үрә тора. Андагы пычраклык, тәртипсезлек, сабыйларның безнең күзгә тилмереп карап торуларыннан йөрәк өзгәләнә. Чәче-башы тузган хәлдә йоклап ятучы исерек әнисе янында 3-4 яшьлек нарасыйның елап утыруын күрү ифрат авыр. Әти-әни назына түгел, хәтта ашарга тилмереп утыручы сабыйга ничек тә булса тизрәк ярдәм итәсе килә. Сабыйлары турында уйлап та карамаучы менә шундый ике исерек хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә документлар әзерлибез. Ике гаиләдәге балаларны приютка илттек, - ди социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Еремина.
ДЕПУТАТЛАРНЫ ДА ЭШКӘ ҖИГӘЛӘР
Аннан соң ул әлеге имин булмаган гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелүе, Лениногорскидагы кебек фаҗига булмасын өчен нинди профилактик чаралар үткәрелүе турында сөйләп үтте.
- Коммуналь хезмәтләр өчен зур бурычлары җыелган бу гаиләләргә күпбалалы булган өчен бирелә торган ташламалары туктатылган иде. Хәзер Идарәче компания белән аларның бурычларын реструктизацияләү буенча килешү төзедек. Хәзер аларның бурыч өчен ут-газларын өзмәячәкләр. Ташламалары кире кайтарылды. Әлеге гаиләләргә бирелә торган субсидия акчасын аракыга тотмасыннар өчен банклар белән коммуналь хезмәтләргә автотүләү буенча килешү дә төзелде, - ди Ольга Николаевна.
Район җитәкчелеге ярдәме белән 9 гаиләдә ир белән хатын эшкә урнаштырылган. 6 гаиләне мәшгульлек үзәгенә исәпкә бастырганнар, димәк, алар эшсезлек буенча пособие алып торачак. Моннан тыш, тугыз гаиләгә өч ай дәвамында бишәр мең сум матди ярдәм күрсәтеләчәк. Тагын өч гаиләгә бер тапкыр биш мең сум акча бирелгән.
- Эчүчелек белән шөгыльләнүче бу ата-аналар әлеге акчаларны тагын шешәгә тотмаслармы соң?
- Мондый гаиләләр белән безнең социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре эшли. Аларның кулларына акча тоттырмыйбыз. Азык-төлекне, балаларга кирәк-яракны сатып алып илтеп бирәбез. Бөтен килешүләрне төзүдә, хастаханә юлында йөрүдә ярдәм итәбез. Менә шундый ярдәмне аңлап, туры юлга бассыннар, балаларын рәтле тормышта тәрбияләсеннәр иде инде, - ди Ольга Еремина.
Әлеге гаиләләр авыл җирлекләре башлыкларының гына түгел, район җитәкчелегенең дә ныклы контролендә хәзер.
- Бу имин булмаган гаиләләрдәге балалар тормышына куркыныч янамасын, йортларында янгын чыгып фаҗига булмасын өчен республикадан безнең районга 10 датчик биреләчәк. Әлеге сигнализация җайланмаларын ун гаиләнең йортларына урнаштырачакбыз, - ди күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин.
24 гаиләдәге балаларның иминлеген саклау, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү, әти-әниләренең яшел елан белән дуслыкларын өзүдә бергәләп көрәшү өчен шәһәр һәм авыл Советлары депутатларын да эшкә җигәчәкләр. Бергәләп бу эшкә алынуның уңай нәтиҗәсен, балаларның аек әти-әни кочагында тәрбияләнүен күрергә язсын иде... Һәр бала бәхетле булырга хокуклы.
БЕЛЕШМӘ:
Әгәр сезнең урамда, күршедә, якыннарыгыз арасында сабыен язмыш кочагына ташлап, үзләре эчүчелек юлында йөрүчеләр бар икән, бу турыда ашыгыч төстә шалтыратыгыз: телефон: 21346, 21086.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев