Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында Әтиләр советы оешты

Без еш кына әтиләр - гаиләне туендыручы, ә бала тәрбияләү күбрәк әни җилкәсенә төшә, дибез. Әмма әтиләр дә, әниләр кебек үк, бала тәрбияләүдә төп рольне уйнарга тиеш бит. Гаиләдә балага, бигрәк тә малайларга әти тәрбиясе бик тә кирәк. Сүз белән генә түгел, үзенең гамәлләре, эше, мавыгулары, хатын-кызга мөнәсәбәте белән әти...

Без еш кына әтиләр - гаиләне туендыручы, ә бала тәрбияләү күбрәк әни җилкәсенә төшә, дибез. Әмма әтиләр дә, әниләр кебек үк, бала тәрбияләүдә төп рольне уйнарга тиеш бит.
Гаиләдә балага, бигрәк тә малайларга әти тәрбиясе бик тә кирәк. Сүз белән генә түгел, үзенең гамәлләре, эше, мавыгулары, хатын-кызга мөнәсәбәте белән әти кеше улына иң беренче өлге һәм малайлар, гадәттә, әтиләренә охшарга тырышып үсәләр.
2008 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев инициативасы белән әтиләрнең бала тәрбияләүдәге ролен күтәрү максатында республикада Әтиләр советы оештырылган иде. Әмма, ни кызганыч, ул чакта бу бик тә кирәкле, гаиләне ныгытуда зур роль уйнарга тиешле эш күп кенә районнарда, шул исәптән бездә дә, әллә ни колач җәя алмады, кәгазьдә генә калды. Быел Илбашыбыз Рөстәм Миңнеханов урыннарда Әтиләр советы эшен киң җәелдерү бурычын куйды һәм Татарстанның Әтиләр советын җитәкләүне Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиевка йөкләде.
Әгерҗе районында да 13 кешедән торган Әтиләр советы оешты. Советның рәисе итеп район башлыгы Валерий Макаров билгеләнде. Әлеге советка хезмәт урынында да, гаиләсендә дә, балалары укыган мәктәпләрдә дә активлыклары белән аерылып торган әтиләр сайланды. Менә алар: Әгерҗедән Андрей Авдеев, Руслан Иванов, Сергей Мурзин, Илназ Сәфәров, Илшат Гайнетдинов, Илдус Шәймөхәммәтов, Кырынды авыл җирлеге рәисе Илназ Закиров, Сарсак-Омга мәктәбе директоры Сергей Маркитонов, мәктәпләрдәге Әтиләр советы рәисләре Артур Полищук (3нче мәктәп), Ринат Хәкимов (4нче мәктәп), Илнур Зәйнуллин (Тирсә мәктәбе), Сергей Сайранов (Красный бор). Әтиләр советы 2016 елга эш планы төзеде. Районыбыз әтиләре, иң беренче чиратта, авыр гаиләләрдәге балалар, балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүне, аларны төрле спорт түгәрәкләренә тартуны, физик яктан чыныктыруны, аларның сәләтләрен ачып үстерүне, малайларда патриотик хисләр тәрбияләп, аларны Ватанны сакларга әзерләүне максат итеп куялар. Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау, аларны җинаять юлына басудан саклап калу да - Әтиләр советының бурычы. Балаларына һәрьяклап үрнәк әтиләр Әгерҗедә дә, авылларда бик күп. Алар райондагы Әтиләр советының эшен җанландыруда ярдәм кулын сузарлар дип ышанабыз. Әнә, Мамадыш районында әтисез гаиләләрдә үсүче малайларны Әтиләр советы үз канаты астына алган һәм алар белән нинди генә чаралар үткәрмиләр. Мамадыш әтиләренең бу изге эшен хәтта башка төбәкләрдән дә килеп өйрәнәләр.
Язучы Туфан Миңнуллин бер чыгышында "Яхшы әти ун педагогка караганда да баласына ныклы, әйбәт тәрбия бирә ала. Һәр гаиләдә әтиләр, әниләр белән бергә балаларын эш-гамәлләре, тәртипләре, үз үрнәкләре белән тәрбияләгәндә киләчәктә улы йә кызы өчен кызарырга туры килмәячәк", дигән иде. Ә бөек философ Спинозаның "Иртәме, соңмы, улыгыз әтисенә охшап, аннан үрнәк алып үсәчәк" дигән сүзләрен һәр әти исендә тотсын иде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев