Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында төзелешләр быел да дәвам итәчәк

    2017 елда республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру барышында безнең районда нинди эшләр башкару планлаштырыла соң? "Авария хәлендәге йорт" программасы буенча Әгерҗенең Чайковский урамында йорт төзү; Шаршадыда авыл җирлеге Советы бинасын ремонтлау; Бимада модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзү; Азевода клуб төзү; Әгерҗедә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Көчек мәктәбе ишегалларында спорт мәйданчыклары булдыру;...

    2017 елда республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру барышында безнең районда нинди эшләр башкару планлаштырыла соң?

    "Авария хәлендәге йорт" программасы буенча Әгерҗенең Чайковский урамында йорт төзү;

    Шаршадыда авыл җирлеге Советы бинасын ремонтлау;

    Бимада модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзү;

    Азевода клуб төзү;

    Әгерҗедә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Көчек мәктәбе ишегалларында спорт мәйданчыклары булдыру;

    Әгерҗедә Гагарин урамы,7, Лесопильная урамы, 8, 8а, 10, М.Горький урамы, 4,5, Чапаев урамы, 5, Красный борда Маркин урамы, 38, Тирсәдә Озерная урамы, 12нче күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау;

    Кырынды балалар бакчасын ремонтлау;

    Әгерҗедә Чайковский урамында Балалар иҗаты йорты төзү;

    Архив күчәчәк Гагарин урамындагы бинаны, Әгерҗе ветеринария берләшмәсе, район авыл хуҗалагы идарәсе урнашкан биналарны ремонтлау;

    Әгерҗедә Сәетов урамында чаңгы базасы төзү, Ометов урамында төзелә торган бассейнлы спорт-савыктыру комплексын сафка бастыру планлаштырыла.

    Мордывый, Уразай, Кадыбаш, Көчек, Наҗар авылларында "Чиста су" программасы эшләячәк.

    Шаршады, Бима, Байтуган, Ожбуй, Варкләд-Бодья, Рус Шаршадысы, Кырынды, Сарсак-Омга, Девәтернә, Нарат, Иж-Бәйки авыллары "Урамнарны яктырту" программасына кертелгән.

    - Тик болар - 2017 елга тәгаенләнгән планнар гына. Аларны гамәлгә ашыру буенча ТР Министрлар Кабинетыннан әлегә күрсәтмәләр юк. Шуңа күрә тормышка ашыру барышында үзгәрешләр дә булырга мөмкин, - ди район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура бүлеге начальнигы Әмирә Миннәхмәтова.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: