Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында Яңа ел бәйгесе старт ала

Көннәр җылы, карлы-яңгыр явып торса да шәһәр-авылларыбызга Яңа ел рухы керде инде. Кибетләрдә, базарларда чыршы уенчыклары, карнавал костюмнары, тәм-томнар тутырылган Кыш бабай күчтәнәчләре белән сәүдә гөрли. Дүшәмбе көнне район Мәдәният сарае каршында Әгерҗенең төп бизәге булачак үзәк чыршы калыкты. Бу көннәрдә аны бизәү эшләренә дә керешәчәкләр. Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты...

Көннәр җылы, карлы-яңгыр явып торса да шәһәр-авылларыбызга Яңа ел рухы керде инде. Кибетләрдә, базарларда чыршы уенчыклары, карнавал костюмнары, тәм-томнар тутырылган Кыш бабай күчтәнәчләре белән сәүдә гөрли. Дүшәмбе көнне район Мәдәният сарае каршында Әгерҗенең төп бизәге булачак үзәк чыршы калыкты. Бу көннәрдә аны бизәү эшләренә дә керешәчәкләр.
Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә туган шәһәребезне Яңа елга матур итеп бизәү мәсьләсе турында чыгыш ясады.
- Илдә нинди генә хәлләр булса да, үзебез яшәгән шәһәрне, урамнарыбызны, эшләгән урыннарыбызны бәйрәмчә итеп бизәргә, халыкның кәефен күтәрергә, күңелле чаралар үткәрергә кирәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә үзебезгә дә, балаларыбызга да, кунакларыбызга да күңелле булсын өчен шәһәребезне бизәүгә һәрберебездән бөтен көчебезне бирү, фантазиябезне эшкә җигү таләп ителә. Шәһәребездә иң матур Яңа ел бизәлеше буенча конкурс игьлан итәбез. Әгерҗедәге бөтен учреҗдение-оешмаларны, шәхси предпритяиеләрне, мәгариф учреждениеләрен, күп катлы йортларда һәм шәхси хуҗалыгы белән яшәүчеләрне әлеге бәйгедә актив катнашырга чакырабыз, - диде шәһәр җитәкчесе.
Шәһәребездә Яңа елга әзерлек эшләре башланды инде. К. Маркс урамының үзәк өлешендәге күпкатлы йортлар, электр баганалары, зур агачлар утлар белән бизәләчәк. Ометов урамындагы "Яшьлек" паркына яшел чыршы тагын да ямь өстәячәк. Паркта ике зур тау ясау эше башланды инде. Шәһәребездә Үзәк чыршыдан тыш, Боз сарае каршында, "Кировское", "Заводская", "Альфа" ТОСларында чыршылар бизәләчәк.
- Күп кенә учреждениеләрдә тәрәзәгә гирляндалар элү белән генә чикләнәләр. Бу - беренчедән янгын чыгуга китерергә мөмкин, икенчедән мондый гирляндалар үткән заманда гына калып бара. Заманча бизәү юлларын эзләгез. Моннан тыш, үзегезнең территориягезне төрле карс ыннары белән бизәсәгез, тагын да җанлырак, матуррак булачак, халыкның игътибарында җәлеп итеп торачак. Шәхси хуҗалыклары белән яшәүче шәһәрдәшләребезне дә, капка төпләренә матур кар сыннары ясап, бәйгедә катнашырга чакырабыз, - дип мөрәҗәгать итә әгерҗелеләргә Илназ Сәфәров.
Үзебезгә, башкаларга яхшы бәйрәм кәефе бүләк итү өчен, әйдәгез, бүгеннән үк Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрик. 25 декабрьгә шәһәр-авылларыбыз күз явын алырдай матур итеп бизәлгән булыр дигән өметтә калабыз. Комиссия әгъзалары "сез тагын да матуррак бизәгәнсез бу юлы" диярлек булсын.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев