Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында Яңа ел каникуллары ничек узды

    2016 елның озын яллары артта калды. Ун көнгә сузылган кышкы каникулларда илебездә, республикабызда нинди яңалыклар булуын телевизор аша күзәтеп тордык. Ә районыбызда ял көннәре тыныч-имин узганмы? Күпләр ял иткәндә эш урыннарында булып, иминлегебез, сәламәтлегебез сагында торганнарның үзләренә сүз бирик әле. Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры: - Гадәти көннәрдә...

    2016 елның озын яллары артта калды. Ун көнгә сузылган кышкы каникулларда илебездә, республикабызда нинди яңалыклар булуын телевизор аша күзәтеп тордык. Ә районыбызда ял көннәре тыныч-имин узганмы? Күпләр ял иткәндә эш урыннарында булып, иминлегебез, сәламәтлегебез сагында торганнарның үзләренә сүз бирик әле.

    Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры:

    - Гадәти көннәрдә безнең ашыгыч ярдәм бүлегендә өч бригада эшләсә, озын ялларда тагын бер өстәмә бригада куелды: өчесе - Әгерҗегә, берсе - Красный борга. 10 көн эчендә аларга 499 чакыруга чыгарга туры килде. Гадәттәгечә, кан басымы, йөрәк авыртуы белән бәйле чакырулар күп. Балалары авырып чакыртулар да еш булды. Озын ялларда көннәр салкын торса да, туңучылар, өшүчеләр булмады диярлек. Шулай да 5 январьда кичке якта нык кына туңган бер ир-атны алып килергә туры килде. Ул хәзерге вакытта хирургия бүлегендә дәвалана. Тулаем алганда, безнең өчен яллар чагыштырмача тыныч, имин узды.

    Галина СУХОВА, акушерлык бүлеге мөдире:

    - Ун көн эчендә безнең бүлектә 5 сабый дөньяга килде: 3 малай, 2 кыз. Районда беренче сабый 2 январьда туды. Ул көнне Әгерҗедән Татьяна Васильева 3,4 килолы малай тапты. Балаларның барысы да исән-саулар, әниләре дә тернәкләнеп килә. Әгерҗедән Вера Шәрәфиева туган көненә бик тә үзенчәлекле бүләк ясады: икенче кызын алып кайтты. 11 январьда - гомер бәйрәме көнне - бәхетле ананы матур итеп өенә озаттык. Яңа 2016 елда да шундый күркәм мизгелләр күбрәк булсын иде.

    Ринас ЯППАРОВ, Әгерҗе янгын сүндерү бүлеге начальнигы:

    - Яңа 2016 елны кайбер хезмәткәрләребезгә янгын сүндерү урынында каршы алырга туры килде. Чөнки 31 декабрьдән 1есенә каршы төндә Әгерҗедәге "Яблонька" бакча ширкәтендәге бер йорт янды. 2 январьда Красный борга, 3сендә Иске Чекалдага янгын сүндерергә чыгарга туры килде. Ике очракта да каралты-курага ут капкан иде.

    Без көчәйтелгән режимда эшләвебезне 15 январьга кадәр дәвам итәбез.

    Олег КАПИЛОВ, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы:

    - Башка еллардагы кебек үк, без быел да Яңа ел каникулларында көчәйтелгән режимда эшләдек. Ял көннәрендә 5 юл-транспорт һәлакәте булды, әле ярый, беркемгә дә зыян килмәде. Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар җитәрлек. Исерек хәлдә рульгә утырган 3 кеше тоткарланды. 11 кеше штрафын вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылды. Күпме генә аңлатсак та, балаларын махсус җайланмага утыртмыйча гына йөртүчеләр дә һаман бар. Шундый 7 очракка юлыгырга туры килде. Курынычсызлык каешын каптырырга оныткан 27 кешегә дә штраф салдык. Машинага документсыз утыру, каршы як полосага чыгу, җәяүлеләргә юл бирмәү, җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен үтәмәве - озын сүзнең кыскасы, 10 көндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 148 очрагы теркәлде. Без әле һаман да киеренке шартларда эшләвебезне дәвам итәбез. Шоферлар да, җәяүлеләр дә кышкы юлларда игътибарлы булсыннар иде.

    Айрат ГАЙНЕТДИНОВ, Россия эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге юрисконсульты:

    - Без быел да каникулларда ялларсыз эшләдек. Ун көн эчендә җинаять, һәлакәт, административ хокук бозулар белән бәйле 148 хәбәр һәм гариза кабул иттек. Берничә җанөшеткеч хәбәргә тукталмый булмый. 1 январьда район үзәк хастаханәсе фельдшеры безнең бүлеккә шалтыратып, бите нык кына җәрәхәтләнгән исерек хәлдәге бер хатынны алып килүләрен хәбәр итте. Тикшерү барышында әлеге хатынның ире белән талашуы һәм шуның нәтиҗәсендә иренең аның битенә яралар ясавы ачыкланды. Шуңа охшаш хәбәр 3 январьда да булды. Хастаханәгә җилкәсенә яра ясалган берәүне алып килгәннәр. Ир-егет әйтүенчә, әлеге яраны аңа хатынының туганы чәнечке белән ясаган.

    8 январьда "Глонасс + 112" системасы буенча "Ока" машинасын ачып, ноутбук урлаулары турында хәбәр килде. Бу факт буенча шиклеләр бар.

    Хәзерге вакытта без террорчылык һәм экстремизмга каршы көчәйтелгән режимда эшлибез. Шикле кешеләр һәм машиналарны, ташланган йорт һәм фатирларны тикшерәбез. Кешеләр күпләп җыелган җәмәгать урыннары да - безнең күз уңында.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: