Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында янгын сүндергечләр тапшырылды

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (МЧС) - 25, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе күпбалалы гаиләләргә янгын сүндергеч һәм фатир эчендә янгын чыгуны хәбәр итә торган автоном прибор бүләк итү акциясе игълан итте. - Әгерҗе районына да ике янгын сүндергеч һәм ике янгын чыгу...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (МЧС) - 25, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе күпбалалы гаиләләргә янгын сүндергеч һәм фатир эчендә янгын чыгуны хәбәр итә торган автоном прибор бүләк итү акциясе игълан итте.
- Әгерҗе районына да ике янгын сүндергеч һәм ике янгын чыгу турында хәбәр итүче прибор бирелгән иде. Без аны кайсы гаиләләргә бирү мәсьәләсен социаль яклау органы хезмәткәрләре белән киңәштек. Нәтиҗәдә, мондый җиһазларның мич ягып җылытылучы йортта яшәүче күпбалалы гаиләгә кирәклегенә тукталдык, - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин.
Иң беренче булып, әлеге приборларны тапшыру өчен Казанская урамындагы сигез балалы гаиләгә юл тоттык. Балаларның өчесе - мәктәп укучылары, бишесе әле кечкенәләр. Бу гаилә әлеге йортта күптән түгел генә яши башлаган. Элекке хуҗасының бурычлары күп булу сәбәпле, газны өзгәннәр. Шуңа яңа хуҗалар әлегә йортны мич ягып җылыталар. Әмма мич тә - авария хәлендә.
- Бу мич белән кыш чыгу бик тә куркыныч. Сабыйларыгыз тәүлек буе өйдә торалар. Янгын чыга калса, алар белән ни булачагын күз алдына китерәсезме? - дип мөрәҗәгать итте Айрат Шәйдуллин хуҗаларга.
Гаилә башлыгы газны тоташтыру артыннан йөриячәген белдерсә дә, аның кайчан булачагы билгесез. Хәзер исә алар көн дә әнә шул җимерелергә җиткән мичкә ягалар. Өстәвенә, йортта электр чыбыклары да бик тузган.
Янгын сүндерүчеләр йорт хуҗалары һәм балаларга янгын куркынычсызлыгы турында аңлату үткәрделәр.
Тиз арада электр чыбыкларын да яңартырга кирәклегенә басым ясадылар. Янгын сүндергеч белән файдаланырга өйрәттеләр, сигналлаштыру җиһазын да урнаштырдылар. Бу гаилә белән саубуллашканда Айрат Шәйдуллин хуҗаларга янгын куркынычсызлыгы буенча киңәшләр һәм таләпләрнең үтәлешен даими контрольдә тотачагын белдерде.
Социаль яклау хезмәткәрләре бу күпбалалы гаиләгә әлеге авария хәлендәге йорттан уңайлыклары булган фатирга күчәргә тәкъдим итәкн булганнар. Әмма хуҗалар бу тәкъдимнән баш тартканнар. Аларның үз йортлары белән терлек асрап яшиселәре килә икән. Әмма, һичьюгы, кышка әлеге фатирга күчерергә кирәк. Аларны мондый йортта калдыру бик тә куркыныч, - ди Айрат Шәйдуллин.
- Без бу гаиләне ныклы контрольдә тотабыз. Балаларны вакытлыча "Наз" приютына илтеп торырга да тәкъдим иттек, - ди балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе баш белгече Эльвира Хәкимова.
Алда - салкын кыш. Бу гаиләдәге ата-ана, йортта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә җитди карап, сигез баласын бәла-казадан саклау турында кайгыртсын иде.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев