Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында яшәүче берәү эчке эшләр бүлегенә теракт әзерләнүе турында хәбәр иткән

Узган елның октябрь аенда шәһәрдәге 3нче мәктәптән ике 9 сыйныф укучысы мәктәпкә шартлаткыч куелган дип полициягә шалтыраткан иде. Күптән түгел генә тагын шуңа охшаш очрак була: авылдан бер ир-егет эчке эшләр бүлегенә күрше авылда теракт әзерләнүе турында хәбәр итә. Бәхеткә, әлеге хәбәрләр ялган булып чыкты. 9 сыйныф укучыларына район суды,...

Узган елның октябрь аенда шәһәрдәге 3нче мәктәптән ике 9 сыйныф укучысы мәктәпкә шартлаткыч куелган дип полициягә шалтыраткан иде. Күптән түгел генә тагын шуңа охшаш очрак була: авылдан бер ир-егет эчке эшләр бүлегенә күрше авылда теракт әзерләнүе турында хәбәр итә.
Бәхеткә, әлеге хәбәрләр ялган булып чыкты. 9 сыйныф укучыларына район суды, аларның балигъ булмауларын искә алып, мәҗбүри эшкә тарту турында хөкем карары чыгарды. Моннан тыш, яшүсмерләрнең әти-әниләре полициягә һәм МЧСка китергән матди зыян өчен компенсация түләделәр.
Полициягә авылда террорлык акты әзерләнүе турындагы икенче шалтырату нәкъ менә Мисырдан кайтучы самолетта һәм Парижда коточкыч террорлык актлары булып, бар халык тетрәнгән һәм куркуга калган көннәрдә була. Мондый чакта ышанмас җиреннән ышанырсың. "Бу шалтыратучыга карата да җинаять эше ачылды. Район территориясендә бернинди террорчылар да юк иде", - дип хәбәр иттеләр полициядән.
Халыкны куркыту, тынычлыкны бозу өчен мондый мәкерле ният белән таратылган дөрес булмаган мәгълүмат соңгы вакытларда еш кабатлана. Күптән түгел Интернет челтәрдә Татарстанга 18 террорчы килгән хәбәр дә яшен тизлеге белән таралып, татарстанлыларны куркуга калдырган иде. Республикабызда тынычлыкны бозу өчен махсус таратылган мондый хәбәрләргә халык та бик тиз ышана. Гомумән, мондый имеш-мимешләр, социаль челтәрдәге дәлилләнмәгән мәгълүмат "сарафанлы радио" аша бик зур тизлек белән таралып өлгерә. Әле күптән түгел Казанда яшүсмерләргә карата сексуаль характердагы җинаять кылучы маньяк барлыкка килүе турындагы хәбәр белән барлык социаль челтәрләр тулган иде. Тикшерү нәтиҗәсе бу хәбәрнең дә ялган булуын күрсәтте. Мондый характердагы ялган мәгълүмат халык арасында паника тудыра. Шуңа күрә газета укучыларыбызны Интернеттагы социаль челтәрләрдә барлыкка килгән барлык мәгълүмат та дөрес булып чыкмавы турында кисәтәбез. Әгәр шундый мәгълүматка юлыгасыз икән, башкалар арасында таратырга ашыкмагыз. Рәсми матбугат басмалары, Эчке эшләр министрлыгы сайтларына күз салыгыз.
Аннан соң телефоныгызга килгән шикле СМСларга, бигрәк тә "улыгыз яки кызыгыз, туганыгыз бәлага юлыкты, аңа ярдәм итү өчен фәлән сум акча салыгыз" дигән шыр ялганга да ышана күрмәгез", дип полиция хезмәткәрләре даими кисәтеп торсалар да, ялганчылар кармагына кабучылар, зур гына сумма акчаларыннан колак кагучылар очрый әле. "Бернинди тикшерүсез акчагызны җилгә очыра күрмәгез, мондый шалтыратулар турында шунда ук полициягә хәбәр итегез", - диләр полиция хезмәткәрләре.
Балаларыгызны, оныкларыгызны телефоннан шалтыратып яки социаль челтәрләрдә ялган хәбәр таратуның бик кыйммәткә төшәчәген аңлатыгыз. Хокук сакчылары мәкерле ният белән ялган мәгълүмат таратып тынычлыкны бозарга теләүчеләрнең эзләренә бик тиз төшәләр. Нәтиҗәдә, аларны зур күләмдә штраф, җинаять җаваплылыгы көтүен белеп торыгыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев