Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында яшәүче хезмәт ветераннарын ниләр көтә

    Яңа ел нинди дә булса яңалык, үзгәреш алып киләсен көт тә тор. Алдагы Маймыл елы да 2016 елның 1 январеннан пенсиягә чыгачак пенсионерларга кагыла. Аларны күп керемле һәм аз керемлеләргә бүләчәкләр. Акчасы күбрәк булганнарга социаль ташламаларны киметәчәкләр. Моңа кадәр һәр пенсионерга бертөрле суммада социаль ярдәм күрсәтелсә, 2016 ел башыннан шактый...

    Яңа ел нинди дә булса яңалык, үзгәреш алып киләсен көт тә тор. Алдагы Маймыл елы да 2016 елның 1 январеннан пенсиягә чыгачак пенсионерларга кагыла. Аларны күп керемле һәм аз керемлеләргә бүләчәкләр. Акчасы күбрәк булганнарга социаль ташламаларны киметәчәкләр.
    Моңа кадәр һәр пенсионерга бертөрле суммада социаль ярдәм күрсәтелсә, 2016 ел башыннан шактый үзгәрешләр көтелә.
    Ноябрь аенда ТР Дәүләт Советы "ТР халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы законга үзгәрешләр кертте. Шулай ук ТР Министрлар Кабинеты 2004 елда чыгарган "Пенсионерларга юл хакы өчен айлык акчалата түләү турында"гы карарда да үзгәрешләр булды. Әлеге ике норматив акт нигезендә ташламага хокукы булган һәр пенсионерның кереме аерым тикшереләчәк. Мохтаҗ дип саналганда гына кирәгенчә социаль ярдәм күрсәтеләчәк.
    ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫН НИЛӘР КӨТӘ?
    Әгәр хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 мең сумнан арта икән, аңа аерым ташламалар каралмаячак. Дөрес, бу исемгә элек лаек булганнар һәрвакыттагыча торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташламадан, телефонга субсидиядән, бушлай колак аппараты алу, теш протезы куйдырудан мәхрүм ителми. Кыскасы, ташламалар, социаль түләүләр 2016 елга кадәр билгеләнгән пенсионерлар тынычлап йоклый ала. Чөнки аларга, үзләре әйтмешли, льготалар шул килеш кала. Яңалык 2016 елдан пенсиягә чыгачак пенсионерларның гына күңеленә коткы сала.
    Яңа елдан телефон элемтәсе абонент линиясе булмаган хезмәт ветераннарына субсидия бирелми. Абонентка даими куллану өчен телефон элемтәсенең абонент линиясе бирелгән очракта гына 180 сум түләячәкләр.
    СОЦИАЛЬ ПРОЕЗДНОЙ КҮПМЕ БУЛАЧАК?
    Яңа елдан пенсионерларга юлда йөрү өчен бирелә торган айлык социаль ярдәмнең дә күләме үзгәрәчәк. Айлык кереме 20 мең сумнан күбрәк булганнарга 280 сум гына субсидия каралган. Азрак керемле пенсионерлар исә юлда йөрү өчен 427 сум дәүләт ярдәме алачак. Моңа кадәр социаль проездной 399 сум иде.
    СЧЕТ-ФАКТУРАНЫҢ АРТЫН КАРА
    Закондагы үзгәрешләр райондагы күпчелек пенсионерга кагыла. Шуңа күрә һәр хезмәт ветераны һәм пенсионер декабрь аенда ноябрь ае өчен счет-фактураларның икенче ягында тулы мәгълүмат алачак.
    Хезмәт ветераннары һәм пенсионерларга социаль яклау чаралары ул социаль яклау бүлегенә гариза язып, документлар белән мөрәҗәгать иткән айдан башлап, алты ай дәвамында түләнә.
    Социаль яклау бүлегендә хезмәт ветеранының һәм пенсионерның социаль яклау чараларына хокукын яклаучы белешмәләр булса, ташламаларны яңа срокка билгеләү автомат рәвештә башкарыла. Әгәр ветеран йә пенсионер керемнәре белән риза булмаса, ул кереме турында белешмә белән социаль яклау идарәсенә үзе мөрәҗәгать итә ала. Документларны кайчанга кадәр тапшырырга кирәклеге счет-фактурада күрсәтелгән.
    БЕЛЕШМӘ:
    Социаль ярдәм күрсәтүдәге үзгәрешләр буенча сорауларыгыз булса,
    ШАЛТЫРАТЫГЫЗ: 21401, 22558.
    ЯЗЫГЫЗ: Kcson-Agr.Uslugi@tatar.ru
    ДОКУМЕНТЛАРНЫ КИТЕРЕГЕЗ: Әгерҗе, К.Маркс урамы, 11а, 1нче кат. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 2нче бүлекчәсе (социаль яклау идарәсе).
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: