Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районының һәр авылына, һәр йортына барып җитәрбез

"Безнең төп максат - кешеләргә бер-берсе белән сөйләшү, аралашу мөмкинлеге тудыру. Шуны күзаллап, заманнан артта калмаска тырышып эшлибез", - ди район электр элемтәсе узелы (РУЭС) начальнигы Әсгать Садыйков. РУЭС - "Таттелеком" җәмгыятенең филиалы. Кемдер без бүген әлеге җәмгыятьнең телефон хезмәтеннән генә файдаланабыз дип уйлый икән - бик нык ялгыша. -...

"Безнең төп максат - кешеләргә бер-берсе белән сөйләшү, аралашу мөмкинлеге тудыру. Шуны күзаллап, заманнан артта калмаска тырышып эшлибез", - ди район электр элемтәсе узелы (РУЭС) начальнигы Әсгать Садыйков.

РУЭС - "Таттелеком" җәмгыятенең филиалы. Кемдер без бүген әлеге җәмгыятьнең телефон хезмәтеннән генә файдаланабыз дип уйлый икән - бик нык ялгыша.

- Безнең хезмәт халыкның тормышына көннән-көн ныграк үтеп керә бара. Иң беренче хезмәтебез телефон элемтәсе булдырудан башланса, бүген без райондашларыбызга Интернет, хәтта кәрәзле телефон аша файдалану мөмкинлеге дә тудырабыз. Хәзер кеше үз тормышын Интернеттан, телефоннан башка күз алдына да китерми бит. Кайда гына булмасын - сәяхәттәме, дачадамы - һәрчак элемтәдә булырга тырыша. Без райондашларга шушы уңайлылыкны тудыру максаты белән эшлибез дә инде. Без тәкъдим итә торган цифрлы "Летай" телевидениесеннән файдаланучылар саны да арта бара, - ди Әсгать Садыйков.

Моннан ике ел элек әлеге җәмгыятьнең үз кәрәзле элемтәсе барлыкка килгән. Безнең районда да аларның актив клиентлары бар.

- Бурычыбыз - безне сайлаган клиентларның ышанычын аклау. Моңа ирешүнең төрле юлларын эзлибез. Иң беренчеләрдән булып цифрлы автоматлаштырылгган телефон станцияләре (АТС) Татарстанда барлыкка килде. Әгерҗе районы да калышмады: бездә цифрлы АТСлар 2001 елда куелды, 2002 елда беренче абонентлар барлыкка килде. Тармакны модернизацияләү һаман да дәвам итә: җиһаз яңартыла, кабельләр ремонтлана. 250 йорты булган һәр авылга җепселле-оптик элемтә линиясе сузыла. Ниятебез - һәр авылга, һәр йортка барып җитү, - ди җитәкче.

Әсгать Садыйков җитәкләгән коллектив бүген 50 хезмәткәрне берләштерә.

- Коллективыбыз яшь булса да, ветераннарыбызны да онытмыйбыз. Безнең тармакта озак еллар эшләгән тыл ветераннары да бар. Әгерҗедән Фәридә Рамазанова һәм Зәйтүнә Ситдыйкова, Исәнбайдан Марс Тукмановны ел саен һөнәри бәйрәмебез, Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырабыз, - ди электр элемтәсе инженеры Резидә Җиһаншина.

Оешма ветераннары - ТРның атказанган элемтәчесе Равил Әюпов, элемтә мастеры Равилә Бәдретдинова белән дә аралашып, очрашып торалар.

Элемтәчеләр республикада, районда узучы чараларда да актив катнашалар.

- Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан башта район китапханәсендә матур кичә уздырдык, аннан Чаллыда һәм Кырлайда узган чараларда катнашып "Таттелеком" җитәкчелегенең Рәхмәт хатына лаек булдык. "Таттелеком" җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин үзе дә җәмәгать тормышында бик актив катнаша, безгә дә гел яңа идеяләр биреп тора, - ди Әсгать Садыйков.

Әлеге оешма ярдәме белән күп кенә район мәктәпләрендә спорт мәйданчыклары булдырылган иде.

- Узган ел әлеге эш никтер тукталып торды. Быел бу матур традицияне тагын дәвам итәргә планлаштырабыз, - ди ул.

Менә шулай яңадан-яңа планнар, идеяләр белән каршы ала РУЭС коллективы һөнәри бәйрәмен. "Хезмәттәшләремне бәйрәмебез белән котлап, яраткан эшебезнең яңадан-яңа уңышлар алып килүен телим", - ди Әсгать Садыйков.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Белешмә:

Әгерҗе РУЭСы ике линия-кабельле участокны (ЛКУ) берләштерә. 1нче участоктагы ике бригада Красный бор һәм Кадыбаш зонасына хезмәт күрсәтә. Бригада белән Илшат Ситдыйков җитәкчелек итә.

2нче ЛКУ Тирсә зонасында һәм Әгерҗедә хезмәт күрсәтә. Җитәкчесе - Андрей Ширяев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев