Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районының үзәкләштерелгән бухгалтериясе юбилеен билгеләп үтә

    Әгерҗе районының үзәкләштерелгән бухгалтериясе үзенең беренче түгәрәк юбилеен - 10 еллыгын билгеләп үтә. 37 хезмәткәрне берләштергән бухгалтериянең мөхтәрәм ветераны - директор урынбасары Лилия ДЕВЯТОВА белән әңгәмәбез - ун ел эчендә ирешелгәннәр турында. - Лилия Петровна, әңгәмәбезне үзәкләштерелгән бухгалтерия оешкан еллардан башлыйк әле... - Үзәкләштерелгән бухгалтерия 2006 елда РОНО бухгалтериясе базасында...

    Әгерҗе районының үзәкләштерелгән бухгалтериясе үзенең беренче түгәрәк юбилеен - 10 еллыгын билгеләп үтә. 37 хезмәткәрне берләштергән бухгалтериянең мөхтәрәм ветераны - директор урынбасары Лилия ДЕВЯТОВА белән әңгәмәбез - ун ел эчендә ирешелгәннәр турында.

    - Лилия Петровна, әңгәмәбезне үзәкләштерелгән бухгалтерия оешкан еллардан башлыйк әле...

    - Үзәкләштерелгән бухгалтерия 2006 елда РОНО бухгалтериясе базасында оешты. Мин исә 1987 елдан бирле шунда эшләдем. Без ул чакта районның балалар бакчаларына, мәктәпләргә, өстәмә белем бирү учреждениеләренә - барлыгы 76 оешмага хезмәт күрсәтә идек. 2006 елда исә шәһәр башкарма комитеты, авыл җирлекләре Советлары, мәдәният учреждениеләре дә безнең карамакка күчте. Шулай итеп, без хезмәт күрсәтә торган оешмалар саны 106га җитте. Эш күләменең ничек артканын шуннан чамалагыз инде.

    - Бу коллективны куркытмадымы соң?

    - Һич тә! Күп хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе зур иде, барысы да - профессионаллар. Әнә, хезмәттәшебез Рания Ямиевага үзебез дә шаккатабыз, ул барлык саннарны яттан хәтерли.

    Коллективыбыз дус, тату, тотрыклы. Елына бер-ике гүзәл затыбызның декрет ялына китүен исәпләмәгәндә, кадрлар алышынмый. Хезмәткәрләр бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп эшлиләр.

    - Яңа бухгалтерлык программасына ияләшү ничек барды?

    - Ул безнең өчен яңалык түгел иде инде. РОНОда "Барс-бюджет" махсуслаштырылган программа буенча без 1999 елда эшли башлаган идек. "Барс" өчен Ижау компаниясе консультанты Руслан Зәйнетдиновка зур рәхмәт. 2005 елда үз программабызны район җитәкчелеге алдында якларга туры килде. Ул чакта безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәвия Лутошкина һәм финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин нык ярдәм иттеләр. Моның өчен без аларга бик тә рәхмәтле.

    - Бу үзәкләштерелгән бухгалтерия оешкан еллар бит...

    - Әйе. 2006 елда республика районнарындагы бюджет учреждениеләре әлеге махсуслаштырылган программа буенча эшләүгә күчтеләр. Әлеге мәсьәләдә без беренче карлыгач булдык. Бу программа белән танышу өчен безгә мәгариф министрлыгыннан да белгечләр килде. Чөнки безнең әлеге программа белән эшләүдә азмы-күпме тәҗрибәбез бар иде.

    - Эшегезне уңышлы башкаруга тагын ниләр этәргеч ясый?

    - Тагын бер "плюс"ыбыз - мәгариф идарәсе, казначейство, финанс-бюджет палатасы кебек оешмалар белән тыгыз элемтәдә тору. Хезмәттәшләребез башка райондагы коллегалары белән дә гел аралашып торалар. Райондагы учреждение җитәкчеләре белән тыгыз элемтә булдырылган. Алар бервакытта да читтән ярдәм көтеп ятмыйлар, мәсьәләләрне урында чишәргә омтылалар, финанс, мәгариф министрлыклары белән тыгыз бәйләнештә эшлиләр.

    - Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

    - Беренчедән, безнең район Казаннан ерак урнашкан. Икенче уңайсызлык - законнарның, бухучетның гел үзгәреп торуы. Алар турында вебинарларда сөйләшәбез, инструкцияләр буенча эшлибез, җыелып фикер алышабыз. Тагын бер проблема - техниканың, бигрәк тә компьютерларның искергән булуы. Әлеге проблема якын киләчәктә чишелер дип өметләнәбез.

    - Җитәкчеләрегез турында да әйтеп үтегез әле.

    - Без Руслан Иванов кулы астында эшли башладык. Яшь, энергияле җитәкче бер генә проблеманы да күз уңыннан ычкындырмый иде. Ул тәҗрибәле хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә эшләде, киңәш сорап аларга еш мөрәҗәгать итте. Ни кызганыч, хәзерге яшьләрнең күбесенә әлеге сыйфат хас түгел. Руслан Валерьевич теләсә кайсы мәсьәләне оператив рәвештә чишәргә омтыла иде.

    Соңгы өч елда үзәкләштерелгән бухгалтерия белән Роза Ибраһимова җитәкчелек итә. Ул яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә.

    - Юбилей уңаеннан хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез...

    - Хезмәттәшләремә сабырлык, игътибарлылык, төгәллек телим. Эшләрен яратсыннар. Коллективыбыздагы дуслыкның сере - һәркемнең үз эшен белеп башкаруында, ярдәмләшеп, аңлашып эшләүдә. Күп вакыт шәхси вакыт белән исәпләшмичә ял көннәрендә, хәтта авырган вакытларда да эшләргә туры килә аларга. Нинди генә проблемалар булса да алга таба да бердәм булып, матур гына эшләргә язсын иде. Безгә 106 оешма карап тора бит.

    Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: