Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районында 46 яшьлек ир-атны алимент түләүдән качып йөргән өчен хөкем иткәннәр

Ир үз гаебен тулысынча таныды

Район прокуратурасы 46 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан. 

Судта 2019 елның августыннан хөкем ителүченең балигъ булмаган өч баланы тәэмин итү өчен ай саен акча түләргә тиешлеге ачыкланды. Әмма ир алимент түләүдән баш тарта һәм балаларга матди ярдәм дә күрсәтми. Элегрәк аны шундый ук хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар һәм 80 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән булган. Алиментлар буенча бурыч 390 мең сумнан артып киткән. Ир үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә алты айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе Илнур ГАЛИМӘРДАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев