Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында агач утырту башланды

Һәркем үз өлешен кертә ала

Бу көннәрдә Әгерҗе районы урманнарын арендага алган «Ак Барс» урман эшкәртү компаниясе» һәм «Хазар» ширкәтләре хезмәткәрләре агач утырту белән мәшгуль.

Әлеге эш Девятернядан башлап Әгерҗегә кадәр булган барлык урман мәйданының 100 гектардан артыгында башкарылачак.

– Күбесенчә кышын агачлар күпләп киселгән участокларга үсентеләр утырту каралган, – ди «Әгерҗе урманчылыгы» учреждениесе җитәкчесе Владимир Ишмуратов.

Ә үсентеләр өчен Красный бор урманчылыгы питомнигында хезмәт куючылар җаваплы. Биредә орлыктан 0,3 гектар мәйданда нарат, чыршы үстергәннәр.

Җиңү бәйрәме алдыннан, ягъни 7, 8 майда районда «Хәтер бакчасы» акциясе старт ала. Ул – Бөек Ватан сугышында катнашканнар, һәлак булганнар, туган якларга кайткач гомерләре өзелгән батыр якташлар хөрмәтенә уздырылучы чара.

– Аның кысаларында Әгерҗедә, авылларда якынча ике мең төп ылыслы һәм яфраклы агач үсентесе утыртылыр дип күзаллана. Акциядә олысы-кечесе актив катнашыр дип ышанабыз, – ди Владимир Леонидович. 

Фото архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев