Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында авыл һәм шәһәр балалары ярышты

Кызыклы чара узды

24 июль көнне Әгерҗе районы Яңавыл авылында кызыклы чара узды. Өлкәннәр авылда яшәүче һәм җәйге каникулларда ял итәргә кайтуче балалар арасында күңелле ярышлар үткәрде.

Чара мәдәният йорты каршында узды. Анда 7 яшьтән 12 яшькәчә теләгән һәркем катнашты. Әлбәттә, коронавирустан саклану чаралары турында да онытмадылар.

"Рәхмәт! Балаларның күңелләрен күрәсез, җәйге ялларын матур мизгелләргә баетасыз, дуслык күперен ныгытасыз! Алдагы эшләрегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!" - дип рәхмәт белдерә Яңавыл халкына авылдашлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев