Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында барлыгы өч йөз килодан артык пластик капкач җыелган

    Узган елның октябреннән быелның февраленә кадәр уртак тырышлык белән 337 кило капкач җыелып, район Мәдәният сарае каршындагы арт-объектка салынган.

    Узган ел Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе старт алган иде. Шушы көннәрдә “Әгерҗе яшьләре“ берләшмәсе активистлары әлеге акциягә йомгак ясадылар.

    Әлеге изге эштән балалар бакчалары да читтә калмаган. Бакча хезмәткәрләр, анда тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре 165 кило капкач җыеп тапшырганнар. Беренче урында – 7нче балалар бакчасы, 54,2 кило; икенче урында – 1нче бакча, 32 кило, өченче урында – 8нче бакча, 23,4 кило.

    Әлеге капкачларны тапшырудан кергән акча мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәмгә тотылачак.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: