Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында кеше үтергәннәр

    Көнчелек аркасында фаҗига

    Хатын-кызга көнләшү аркасында килеп чыккан фаҗига агымдагы елның апрель аенда булган. 23 яшьлек егетнең танышы белән булган низагы үтерү белән тәмамлана. Башта ул аны кыйный, аннары аны ташландык фермада буып үтерә.

    Җинаятьчене тоткарлаганнар, аңа гаеп белдерелгән, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.

    Егет үз гаебен өлешчә таныган.

    Аны катгый режимлы колониядә 9 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.

    Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: