Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районыннан унике егет, беренчеләрдән булып, армия сафларына алынды

Алар физик яктан чыныккан, спорт белән дус

1 октябрьдә Россиядә көзге чакырылыш старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге чакырылышта районнан кырыклап егет солдат каешы буачак. Бу атнада егетләрнең беренче төркеме юлга кузгалды. 

Күп еллар инде Әгерҗе районында бу кадәр егетнең берьюлы армия сафларына озатылганы юк иде. Беренче төркем шунысы белән дә үзенчәлекле: егетләрнең икесе – югары, калганнары урта һөнәри белемгә ия. Алар физик яктан чыныккан, спорт белән дус. Армиядә хезмәт итүне гражданлык бурычлары итеп саныйлар һәм зур теләк белән китәләр. 

Әгерҗе егете Лев Виноградов, мәсәлән, Казан федераль университетының биология факультетын тәмамлаган. Киләчәктә үзен фәнни өлкәдә сынарга тели. 

–    Уку белән беррәттән, балачактан яраткан спорт төре – футбол белән шөгыльләндем. Үземне формада тоту өчен көн саен отжимание ясыйм, – диде ул. 
Лев ракета гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. 

–    Үземне нәкъ менә шул гаскәрдә сынап карыйсым килә, – ди ул. 

Ә Үтәгән егете Булат Тулбаевка 22 яшь кенә булса да,  югары белем алырга да, өйләнергә дә өлгергән инде. Белгечлеге буенча – суд эксперты. Дүртенче курста укыганда Кадыбаш кызы Гөлназ белән гаилә корганнар. 

–    Әлбәттә, гаиләле булганлыктан, бер елга аерылуны авыр кичерермен төсле. Әмма киләчәкне дә уйларга кирәк. Үз белгечлегем буенча эшкә урнашу өчен миңа, беренче чиратта, хәрби бурычны үтәү мөһим, – ди Булат. 

Ул – әле гаиләдә өлкән малай да. Армиягә барып энеләре Илдан белән Ризванга матур үрнәк тә күрсәтәчәк. 

–    Сыйныфташларым Фәрхад Гыймазов һәм Ильяс Ямалиев солдат хезмәтен күптән тутырдылар инде. Озакламый Айнур Рамазанов та туган якларга кайтачак. Балачакта без сыйныфташлар белән еш кына армия тормышы турында сөйләшә идек, хыялланып алган чаклар да булды. Кем уйлаган шул вакытлар килеп җитәр дип?! – ди Булат, бераз ямансулап. 

Бу көннәрдә Көчектә Абдуллиннар йортында да солдат озату ашы гөрләгән. Төпчек малай Нәфисне армиягә озатырга туганнары, дуслары, күршеләре җыелганнар. 

–    Улларын армиягә озаткан әниләр минем халәтемне аңлар. Күңелне моңсулык биләп алды, күздән яшь кипми. Улыма исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын, иң зур теләгем шул, – ди Раушания ханым. 

Нәфис – кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнеп үскән егет. Футболны да үз итә. Мәктәпне тәмамлагач фармацевтка укыган. Диплом алганнан соң берничә ай авылда – әнисе янында аңа ярдәм итеп яшәгән. 

–    Армиягә бармау турында уйлап та карамадым. Ул гомер-гомергә ир-егетләрнең гражданлык бурычы дип саналган. Димәк, мин дә үз бурычымны үтәргә тиеш. Хәрби-диңгез флотына эләксәм, хыялым чынга ашачак, – ди Нәфис. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев