Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы ветераннары медаль һәм таныклык алды

Район Советы утырышында “Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының мактаулы гражданины” исемен бирү турындагы Положение расланып, әлеге исем төрле елларда авылларның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән, зур уңышларга ирешкән, җәмәгать тормышында актив катнашкан, танылу алган, хәйриячелек белән шөгыльләнгән, җыеп әйткәндә, олы хөрмәт казанган райондашларыбызга бирелә дип билгеләнгән иде.

Әлеге мактаулы исемгә лаек булган 21 райондашыбыз медаль һәм таныклыкларны “Дуслык” ресторанында узган тантаналы чарада район башлыгы Валерий Макаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, “Агрофирма-Әгерҗе” ширкәте директоры Радик Мәүлиев кулыннан кабул итеп алдылар. Алар хөрмәтенә җырлар яңгырады, бик күп котлау сүзләре җиткерелде. Хезмәт ветераннары үзләре дә якты хатирәләр белән уртаклаштылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев