Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районының иң өлкән сайлаучысы үз тавышын бирде

    Әгерҗе районы Кодаш авылында яшәүче, тиздән 101 яшен тутырачак Рәхимә әби ӘХМӘТШИНА бер гасырлык гомерендә ничә сайлауда катнашканын хәтерләми дә инде.

    • Элек сайлау буласы урында кичен үк җыелышып, гармуннар белән җырлашып, төрле уеннар уйнап, биешеп утыра торган идек, – дип хәтер яңартып алды ул. Узган ел 100 яшьлек юбилее белән котларга килгән җитәкчеләргә дә рәхмәт укыды.
    • Ил, республика, район җитәкчеләреннән бик күп бүләкләр алдым, – дип, һәркайсына изге теләкләрен җиткерде. 

    ...Бер  гасырлык гомерендә бик күп авырлыклар күрә Рәхимә әби.Сугыш елларында авыл пекарнясында ипи пешерүче, тыныч тормышта озак еллар фермада бозау караучы, аннан ашханәдә эшли. Шулай да аның өчен иң авыры – бердәнбер кызын 53 яшендә соңгы юлга озатуы.

    • Әле ярый, аның өч кызы калды. Менә шулар бик хөрмәтләп тәрбияли бүген. Рәхмәт аларга, – дип шөкер итә. Туган авылында оныгы Фәнилә тәрбиясендә яши ул. Оныгы да лаеклы ялга чыккан инде.
    • Әле әби шушы яшендә дә һәркемне таный, белә. Мин кайтуга чәй дә кайнатып куя, – ди Фәнилә ханым.

    Ил-көн яңалыкларын газеталардан укып белә Рәхимә әби.

    • Район газетасы “Әгерҗе хәбәрләре“н аеруча көтеп алам, – ди гасыр яшьтәше.

    Сайлау буласы көнне дә көтеп алган ул. Башка вакытларны сайлау участогына ук барып сайлый торган булган.

    • Минем дә  сайлауга үз өлешемне кертәсем килә бит, – дигән сүзләр белән каршы алды быел да сайлау участогы вәкилләрен.

    Сайлау кәгазен “бисмилла“ әйтеп әрҗәгә салганнан соң, авылдашларына  рәхмәт әйтеп, ил-көннәребезгә тынычлык теләп озатып калды.

    Сүз уңаеннан: Бу көнне аның яшьтәше – Әгерҗедә яшәүче Мария Гончарова да үз тавышын бирде. Аңа да күптән түгел 101 яшь тулды.         

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: