Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе сәхнәсен Девәтернә үзешчәннәре “ду“ китерде

Әгерҗе Мәдәният сараенда авыл Мәдәният йортларының отчет концертларына старт бирелде. Райондашлар алдында иң беренче булып бу олы сынауны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге Девәтернә үзешчәннәре тотты. Ә бу очраклы түгел: Фәнис соңгы елларда уңыш арты уңыш яулап сөендерә. 2014 елда "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" булды, 2015 - Парклар...

Әгерҗе Мәдәният сараенда авыл Мәдәният йортларының отчет концертларына старт бирелде. Райондашлар алдында иң беренче булып бу олы сынауны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге Девәтернә үзешчәннәре тотты.

Ә бу очраклы түгел: Фәнис соңгы елларда уңыш арты уңыш яулап сөендерә. 2014 елда "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" булды, 2015 - Парклар һәм скверлар елында "Ватан нык булса, гаилә дә нык була" бәйгесендә җиңү яулап, 300 мең сумлык грантка ия булды, ә быел "Картаямыни соң йөрәк" театрына Халык исеме бирелде, Татарстанда "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" исемен яулады.

Сәхнәдә үзешчәннәр Наил Нәбиуллин сүзләренә язылган "Девәтернәм" җырын башкара. Аларның яңа сәхнә костюмнары грант акчасына тектерелгән дә инде. Җырны борынгыдан калган "Су буенда палас юу" күренеше алыштырды. Өмә җыр-биюләр белән үрелеп барды, шунда ук "каз боты" ясау йоласы да күрсәтелде. Тукай, Җәлил, Такташ шигырьләрен сөйләп концертка үзгә бер ямь дә өстәделәр.

Концертның исеме "Мәхәббәт күпере" дип атала иде. Элек һәр авыл-шәһәрнең, төбәкнең үз мәхәббәт күпере булган, анда сөйгән ярлар очрашып, вәгъдәләр бирешеп матур гаилә корганнар. Яшь парларга туй бүләгенә әйтелгән сандык, урындык, өстәл, бишек авылның алтын куллы остасы Фәнил Мөфтәховның хезмәт җимеше икән.

Шушы күпердә ике яшь йөрәкнең парлашуы "Күгәрченем-гөлкәем" җыры белән дәвам итте. Сәхнәгә Алия белән Фәнис чыккач, зал көчле алкышларга күмелде. Җырларга да, биергә дә, шигырь-җырлар язарга да гаҗәеп оста бу парның экранда авыл тормышын сурәтләгән презентациясен күреп тә аларның талантларына тагын бер кат сокландык.

Девәтернә гармунчылары Җәүдәт Якупов, Әхтәм Рамазанов, Илдус Заһретдинов, Фәнис үзе авыл көйләрен яңгыраттылар. Зөлфирә Шакирова, Альбина Мусина башкаруында татар, рус биюләрен, 70 яшьлек Римма Ахунҗанованың башкорт биюен сокланып карадык.

Фәнис Арсланов үзенең "Сиреньнәр", "Иркәм тәрәзәләре", "Йөрәктән-йөрәккә" җырларын, әниләргә багышланган "Кәшемир яулык"ны Гөлия Шәрипова башкарды. Әгерҗенең җырчы егете Эдуард Мираев белән Фәнис күп еллар бергә концерт куеп йөргәннәр. Рус милләтеннән булса да, Эдуард Фәниснең җырларын бик оста башкарды. Яшь җырчы Алия Хәбибрахманова моңлы җырларын бүләк итте.

Концерт ахырында "Маршлы" бию ансамбле, удмурт, мари биюләре элементларын кертеп, "Маршлы" биюе күрсәттеләр. Гомумән, концертның башыннан ахырына кадәр тормышка, ата-анага, туган илгә, балага, җыр-моңга мәхәббәт ассызыклап алып барылды. Тирән мәгънәле бу концертны авылның йөзек кашы, укытучы Гөлия Шәрипова белән китапханәче Ләрисә Нәҗметдинова алып барды.

- Артистлардан да остарак Девәтернә үзешчәннәре, - дип соклануын белдерде Альбера Шәрәфетдинова концерттан чыкканда.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев