Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе студентларына унбиш мең сум стипендия түләячәкләр

    Сер түгел, хәзерге заманда кәгазь боткасына күмелеп, компьютерда казынып утыру күп вакытны алгангамы эштән күпләр тәм табалмый. Шуңа күрә без педагоглар алдына башлангыч сыйныфтан ук укучылар белән һөнәр сайлау буенча эш алып баруны максат итеп куябыз. Әле шушы көннәрдә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә дә әлеге сорау буенча сөйләшү...

    Сер түгел, хәзерге заманда кәгазь боткасына күмелеп, компьютерда казынып утыру күп вакытны алгангамы эштән күпләр тәм табалмый. Шуңа күрә без педагоглар алдына башлангыч сыйныфтан ук укучылар белән һөнәр сайлау буенча эш алып баруны максат итеп куябыз. Әле шушы көннәрдә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә дә әлеге сорау буенча сөйләшү булды.

    Районда 2015-18 еллларга профориентация эше үсеше программасы кабул ителде. Әлеге программаны үтәү кысаларында мәктәпләрдә һөнәр сайлау буенча курслар, һөнәр ярминкәләре, фестивальләр, төрле түгәрәкләр оештырыла. Сарсак-Омга лицее, Азево, Тирсә һәм шәһәр мәктәпләрендә оештырылган "Көнкүрештә химия", "Һөнәргә юл", "Интернетта инглиз теле", "Кечкенәләр өчен журналистика" курсларын укучылар бик яраталар. Күп кенә мәктәпләрдә "Мин һөнәр сайлыйм", "Синең һөнәри үсешең", "Үз юлыңны тап", "Журналистика" курслары эшләп килә һәм алар да һөнәр сайлауга зур этәргеч бирә. Чыгарылыш сыйныф укучылары Татарстан, Удмуртиянең уку йортлары вәкилләре белән очрашулар вакытында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алалар. Мондый очрашулар өчен Тирсә мәктәбе профориентация эше алып бару буенча район үзәге итеп билгеләнде.

    Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылыкка сәләте булган укучылар белән эшләүгә соңгы вакытта аеруча нык игътибар бирә башлады. Татарстан Хөкүмәте укытучылыкка укырга кергән 200 студентка ай саен 15 мең сум стипендия түләргә планлаштыра. Безнең районда укытучылык һөнәрен сайлаган биш студентка да мондый бәхет елмаячак. Болар - башлангыч сыйныф, биология, физика һәм ике математика укытучылары. Шуны исегездән чыгармагыз: стипендия алып укыган студентлар туган районнарына кайтып биш ел эшләргә тиеш. Югары уку йортларына керергә теләгән, гомерләрен мәктәпкә багышларга ниятләгән укучылар хәзердән үк мәктәп директорларына мөрәҗәгать итә алалар.

    -Безнең мәктәптә укытучыларга ихтыяҗ юк. Үзебезнең мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар эшкә кайтырга атлыгып торалар. Бүгенге көндә 6 укучыбыз педагогик уку йортларында белем ала. Укучылар белән һөнәр сайлау буенча эшне шулай оештырырга кирәк, алар үзебезнең районга әйләнеп кайтырлык булсын, - ди Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов.

    Ә без моңа ышанабыз да. Хөкүмәтебез ай саен 15 мең сум стипендия түлим дип торганда, укытучы булырга теләүчеләр дә, мәктәпләребездә җиң сызганып эшләүче, укучыларны яратучы яшь педагоглар да артыр әле.

    Белешмә:

    2015 елда районыбызга 12 яшь педагог эшкә кайтты.

    2014 елда педагоглар сафын 5 яшь белгеч тулыландырды.

    2013 елда 12 укытучы мәктәпләрдә хезмәт юлын башлаган иде.

    Рәсимә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

    район мәгариф идарәсе методисты.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: