Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе тимер юллар дистанциясенә - 100 ел

    Бүген район Мәдәният сараенда Әгерҗе тимер юллар дистанциясенең 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара булды. Гомерләрен ПЧда эшләүгә багышлаган ветераннар, хәзер анда хезмәт куючы эшче-хезмәткәрләр сәхнә түрендә хөрмәтләнделәр. Бик күп тимерьюлчыларга бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт, күкрәк билгеләре тапшырылды. Бәйрәм белән котларга Горький тимер юлының Ижау регионы буенча начальнигы Александр Лапшин...

    Бүген район Мәдәният сараенда Әгерҗе тимер юллар дистанциясенең 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара булды.
    Гомерләрен ПЧда эшләүгә багышлаган ветераннар, хәзер анда хезмәт куючы эшче-хезмәткәрләр сәхнә түрендә хөрмәтләнделәр. Бик күп тимерьюлчыларга бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт, күкрәк билгеләре тапшырылды. Бәйрәм белән котларга Горький тимер юлының Ижау регионы буенча начальнигы Александр Лапшин һәм тимерьюлчыларның Ижау регионы буенча профсоюзлар рәисе урынбасары Игорь Кузнецов һәм башка бик күп тимер юл оешмалары җитәкчеләре килгән иде. Район башлыгы исеменнән юллар дистанциясе җитәкчесе Рәзил Бәшәров һәм аның зур коллективын район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев тәбрикләде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: