Чаллыда 2017 елда яман шеш белән авыручыларга химиятерапия ясый башлаячаклар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев игълан итте. Ул шәһәрнең ашыгыч ярдәм хастаханәсе базасында булачак. Хәзер химиятерапия операцияләрен башкару өчен җиһазлар һәм җайланмалар кайтару , аларны урнаштыру процессы бара. Моңарчы һәм хәзер дә яман шеш белән авыручылар Казанга йөреп дәваландылар. Чаллыда онкобүлек ачылгач бөтен Чулман төбәгендәге районнардан һәм калалардан авырулар химиятерапиягә бирегә килерләр. Бу республика онкоүзәгенең эшен бермә-бер җиңеләйтәчәк анда чиратлар кимиячәк.
Чаллының үзендә стационар яман шеш белән авыручылар үзәге бинасы 2018 елда төзелә башлый.
Шәһри Чаллы.
Нет комментариев